2015年12月22日火曜日

【タタール語】第2回タタール語オリンピック(2014年度) 予選試験問題(過去問)

第2回国際タタール語・タタール文学オリンピック / 予選試験問題(インターネット試験)
Татар теле һәм әдәбиятыннан II халыкара олимпиада / беренче тур (сайлап алу) Интернет тест

1) Тест үтү вакытка башкарыла Һәм 60 минут дәвам итә.

2) Җавапсыз калдырылган Һәм җавап бирелгән сорауларга кире кайту мөмкин түгел.

3) Интернетка тоташуга бәйле мәшәкатьләр (бит озак ачылса яки бөтенләй ачылмаса Һ.б) туганда, вакытны уздырмас өчен, төп биттән яңадан керергә Һәм тест үтүне дәвам итәргә кирәк.

4) Тест сарауларына җавап биреп бетергәч, статистик мәгьлүматлар дөрес булсын өчен, “Тест үтүне тәмамларга” төймәсенә басарга кирәк.

5) Тест нәтиҗәләре тест үтү тәмланганнан соң билгеле була Һәм соңгы сорауның җавабыннан соң биреләләр.

Игьтибар! “Тестны башларга” төймәсенү басуга, вакыт исәлләнә башлый. Бу төймәгә эш башларга тулысынча әзер булсагыз гына басыгыз.

------------------------------------------------------------------------


Сорау 1) Туры килгән сүзне табыгыз.
Боз һәм ... эреде, Сулар йөгерде, Елап елгалар, Яшьләр түгелде. (Г. Тукай)
 1. кар 2. шикәр 3. бал 4. май

Сорау 2) Җөмлəнең ахырын табыгыз.
   Казанда ел саен Шигырь ... .
 1. тамашасы була. 2. бәйрәме була. 3. җыелышы була. 4. көрәше була.

Сорау 3) Җөмлəнең башын табыгыз.
   … сезне бәйрәм ашына чакырабыз.
 1. Мин 2. Алар 3. Без 4. Син

Сорау 4) Артык сүзне табыгыз.
 1. керпе 2. күркә 3. тавык 4. үрдәк

Сорау 5) Бирелгән сүзгә капма-каршы мәгънәле сүзне табыгыз.
   иске -
 1. яңа 2. тәмле 3. ялкау 4. батыр

Сорау 6) Бирелгән сүзгә мәгьнәсе охшаш сүзне табыгыз.
   эссе -
 1. салкын 2. җылы 3. тәмсез 4. тозлы

Сорау 7) Бирелгән сүзләрдән төзелгән дөрес җөмлəне табыгыз.
   А) җирдән  Б) авырткан  В) китми  Г) кул
 1. АБВГ 2. ВАГБ 3. ГАВБ 4. БАГВ

Сорау 8) Үсемлек атамасын табыгыз.
 1. тиен 2. кием 3. каен 4. атна

Сорау 9) Танышу сүзен билгеләгез.
 1. Таныш булыйк! 2. Хәерле кич! 3. Бәйрәмегез котлы булсын! 4. Яңа ел белән!

Сорау 10) Тотрыклы сүзтезмәнең мәгьнәсен билгелгез.
   Кыска куллы -
 1. бай 2. ярлы 3. эшчән 4. ялкау

Сорау 11) Текст булсын өчен, җөмлəлəрне тиешле тәртиптә урнаштырыгыз.
   А) Умарта кортлары зәңгәр төсне ярата.
   Ə) Бабам умарталар карый.
   Б) Соклангыч чәчәкләр!
   В) Бабам да шундый чәчәкләрне ярата.
 1. ƏАВБ 2. БƏВА 3. ВАБƏ 4. ВБӘА

Сорау 12) Туганлык атамасын табыгыз.
 1. белен 2. килен 3. тиен 4. беләм

Сорау 13) “Туган тел”н иҗат иткән татар шагыйрен табыгыз.
 1. Салих Сәйдәшев 2. Бакый Урманче 3. Муса Җәлил 4. Габдулла Тукай

Сорау 14) Кайсы мәкальдә батыр сүзен кулланырга кирәк?
 1. Ялгыз агачны … сындыра. 2. … ярасыз булмас. 3. … кешенең көзгесе. 4. … - энә белән кое казу.

Сорау 15) Артык сүзне табыгыз.
 1. бара 2. баллы 3. батыр 4. бозлы

Сорау 16) Табышмакың җавабын табыгыз.
   Ач дисәң, ачыла,
   Яп дисәң, ябыла. Нәрсә ул?
 1. ишек 2. капка 3. авыз 4. капкач

Сорау 17) Дөрес җавапны табыгыз.
   Кайсы сүз артык?
 1. яулык 2. катык 3. күлмәк 4. калфак

Сорау 18) Дөрес җавапны табыгыз.
   Тату яшәү турында әйткәндә, болай диләр: ... кебек гөрләшү.
 1. сандугач 2. сыерчык 3. күгәрчен 4. күке

Сорау 19) Кайсы раслау дөрес түгел?
   1. Салих Сəйдәшев - татар халкының атаклы композиторы.
   2. Муса Җәлил - татар халкының бөек рәссамы.
   3. Март - яз ае.
   4. 26 нчы апрель - Габдулла Тукайның туган көне.


Сорау 20) Бу текст нәрсә турында?
   Алар безгә бик күп файда китерә. 
   Алар агачтагы зарарлы кортларны, бөҗәкләрне бетерәләр.
   Укучылар алар өчен оя ясыйлар. 
   Кыш көне җимлекләр куялар. 
   Алар - безнең дусларыбыз.
       Аларны сакларга кирәк.
 1. хайваннар 2. кошлар 3. үсемлекләр 4. балыклар

Сорау 21) Табышмакның җавабын языгыз.
   Утта янмый, Суда батмый. Ул нәрсә?
   (Сүз, сүзтезмә, хәреф яки хәрефләр тезмәсе рәвешендә килгән җавап буш арасыз, тыныш билгесез, БАШ хəрефлəр белəн языла. Саннар тезмәсе дә арта бару тәртибендә тыныш билгесез һәм буш арасыз күрсәтелә.)
   БОЗ

Сорау 22) Мәкальнең ахырын языгыз.
   Кунакны ... белән туйдыра алмассың.
   (Сүз, сүзтезмә, хәреф яки хәрефләр тезмәсе рәвешендә килгән җавап буш арасыз, тыныш билгесез, БАШ хəрефлəр белəн языла. Саннар тезмәсе дә арта бару тәртибендә тыныш билгесез һәм буш арасыз күрсәтелә.)
   СҮЗ

Сорау 23) Сүзләрне тәңгәлләштерегез.
   Хәрефләргә туры килгән саннарны языгыз. 
   (Сүз, сүзтезмә, хәреф яки хәрефләр тезмәсе рәвешендә килгән җавап буш арасыз, тыныш билгесез, БАШ хəрефлəр белəн языла. Саннар тезмәсе дә арта бару тәртибендә тыныш билгесез һәм буш арасыз күрсәтелә.)

А) Кояш     1) эри
Ә) Кар        2) җыела
Б) Сулар    3) кайта
В) Кошлар 4) җылыта

   4123 

Сорау 24) Сүзләрне тәңгәлләштерегез.
   Хәрефләргә туры килгән саннарны языгыз. 
   (Сүз, сүзтезмә, хәреф яки хәрефләр тезмәсе рәвешендә килгән җавап буш арасыз, тыныш билгесез, БАШ хəрефлəр белəн языла. Саннар тезмәсе дә арта бару тәртибендә тыныш билгесез һәм буш арасыз күрсәтелә.)


А) бүрек        1) җиһаз
Ә) урындык   2) кием
Б) тәлинкә     3) кеше
В) бабай        4) савыт саба

   2143
   
Сорау 25) ҖЫРЛАР сүзен кирәкле формада языгыз.
   Миңа Илһам Шакиров ... ошый.
   (Сүз, сүзтезмә, хәреф яки хәрефләр тезмәсе рәвешендә килгән җавап буш арасыз, тыныш билгесез, БАШ хəрефлəр белəн языла. Саннар тезмәсе дә арта бару тәртибендә тыныш билгесез һәм буш арасыз күрсәтелә.)

   ҖЫРЛАРЫ

Сорау 26) ТАРИХ сүзеннән яңа сүз ясап языгыз.
   Татарстан җире - бай ... җир. 
   (Сүз, сүзтезмә, хәреф яки хәрефләр тезмәсе рәвешендә килгән җавап буш арасыз, тыныш билгесез, БАШ хəрефлəр белəн языла. Саннар тезмәсе дә арта бару тәртибендә тыныш билгесез һәм буш арасыз күрсәтелә.)

   ТАРИХЛЫ

Сорау 27) Бу шигырь нəрсә турында? Языгыз.
   Ак таш кебек?
   Чәйгә салсаң,
   Эри дә бетә үзе.
   Чәйне бик тәмле дә итә -
   Ширбәттәй итә үзе! (С. Рәхмәтуллина)
   (Сүз, сүзтезмә, хәреф яки хәрефләр тезмәсе рәвешендә килгән җавап буш арасыз, тыныш билгесез, БАШ хəрефлəр белəн языла. Саннар тезмәсе дә арта бару тәртибендә тыныш билгесез һәм буш арасыз күрсәтелә.)

   ШИКӘР

Сорау 28) Бу текст кем турында? Языгыз.
   Аның шифалы икәнен борынгы заманнардан ук белгәннәр. 
   Халык төрле авыруларны аның белән дәвалаган.
   Ул авыр яраларны төзәтүдә дә ярдәм итә.
   Салкын тиюдән аны җылы сөт белән куллану файдалы. 
   Ачлык выкаты. Тамак авыруларын да тиз җиңә ул.
   (Сүз, сүзтезмә, хәреф яки хәрефләр тезмәсе рәвешендә килгән җавап буш арасыз, тыныш билгесез, БАШ хəрефлəр белəн языла. Саннар тезмәсе дә арта бару тәртибендә тыныш билгесез һәм буш арасыз күрсәтелә.)

   БАЛ

Сорау 29) Туры килгән җавапны языгыз.
   Аю - хайван
   Тавык - кош
   Өстәл - 
   Күлмәк - кием
   (Сүз, сүзтезмә, хәреф яки хәрефләр тезмәсе рәвешендә килгән җавап буш арасыз, тыныш билгесез, БАШ хəрефлəр белəн языла. Саннар тезмәсе дә арта бару тәртибендә тыныш билгесез һәм буш арасыз күрсәтелә.)

   ҖИҺАЗ

Сорау 30) Хәрефләрдән сүз төзеп языгыз.
    Ң И К Ә Ш
   (Сүз, сүзтезмә, хәреф яки хәрефләр тезмәсе рәвешендә килгән җавап буш арасыз, тыныш билгесез, БАШ хəрефлəр белəн языла. Саннар тезмәсе дә арта бару тәртибендә тыныш билгесез һәм буш арасыз күрсәтелә.)

   КИҢӘШ

0 件のコメント:

コメントを投稿