ラベル ニュース の投稿を表示しています。 すべての投稿を表示
ラベル ニュース の投稿を表示しています。 すべての投稿を表示

2019年1月31日木曜日

【ニュース】タタールスタン、民族語出版でロシア一位

Татарстан милли басмалар чыгару буенча Россия төбәкләре арасында рекорд куйган

Татарстан милли басмалар чыгару буенча Россия төбәкләре арасында рекорд куйган

2019130日付 Tatar-inform

Республикада 574 милли матбугат чарасы теркәлгән, аларның күбесе аудиторияләрен уңышлы арттыра.
タタールスタンでは574の民族語メディアが登録されており、多くは読者を増やしている。

Россиядә милли телләрдә чыга торган һәр бишенче басма Татарстанда нәшер ителә һәм таратыла. Республика милли матбугат чаралары саны буенча абсолют рекорд куйган. Бу турыда Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегиясе утырышында хәбәр итте.
ロシアでは、民族語の出版物の1/5がタタールスタンで出版されている。タタールスタンは、民族語メディアの数で最多記録を樹立した。これについて、ロシアのデジタル発展・通信・マスコミ省のアレクセイ・ヴォリン副大臣が、Татмедиа(タタールスタンのメディア・エージェンシー)の取締役会で伝えた。

«Без Татарстанның милли телләрне үстерүдәге уңышларына шатланабыз. Татарстан бу өлкәдә лидер. Россиядә 2,5 мең массакүләм мәгълүмат чарасы милли телдә нәшер ителә. Милли матбугат чараларының 22 проценты Татарстанга туры килә. Бу беркем дә куймаган рекорд», – диде Алексей Волин.
「我々はタタールスタンの民族語振興における成功を喜んでいる。タタールスタンはこの分野でリーダーだ。ロシアでは2500のメディアが民族語で出版されている。民族語メディアの22%はタタールスタンにある。これは、誰もが樹立したことのない記録だ」と、アレクセイ・ヴォリン副大臣は述べた。

Республика хакимияте рус телендә чыга торган басмалар турында да онытмый, диде министр урынбасары. «Республикада рус телендә чыга торган басмалар актив үсеш ала һәм без игътибар белән күзәтәбез», – диде ул.
共和国指導部はロシア語での出版も忘れていない、と副大臣は述べた。「タタールスタンでは、ロシア語での出版も活発に成長しており、私たちは注視している」と話した。

Татарстанда 574 милли матбугат чарасы теркәлгән. Басма матбугат чараларының күбесе аудиторияләрен уңышлы арттыра. Мисал өчен, чуваш телендә чыга торган “Сувар” республика газетасы бер ел эчендә социаль челтәрләрдә язылучылар санын 23 процентка арттырган һәм 9 мең укучы җыйган. “Сувар” газетасы сайтына ай саен 2 мең кеше керә.
タタールスタンでは574の民族語メディアが登録されている。出版メディアの多くは、読者を増やすことに成功している。例えば、チュヴァシ語で出ているСуварは、一年間でSNSのフォロワーを23%増やし、9000人の読者を集めた。Сувар紙のサイトには毎月2000人がアクセスしている。

訳者:boltwatts
原文:https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/30/179884/


ブログランキングに参加中です。
どちらかのバナーをクリックして、私たちの応援をよろしくお願いいたします!
そのほか、素敵なロシア・中央アジア情報にも出会えるかも?


にほんブログ村 海外生活ブログ ロシア情報へ にほんブログ村 海外生活ブログ 中央アジア情報へ


2019年1月29日火曜日

【ニュース】2019年にカザン・クレムリンの境界が明確に

2019 елда Казан Кремленең чикләренә аныклык кертәчәкләр

2019 елда Казан Кремленең чикләренә аныклык кертәчәкләр

2018128日付 Tatar-inform

ЮНЕСКО һәм Россия Мәдәният министрлыгы версияләре буенча Казан Кремленең чикләре төрле.
ユネスコとロシア連邦文化省の資料の間で、カザン・クレムリンの境界が異なっている。

Быел Татарстан башкаласында Казан Кремленең чикләренә аныклык кертәчәкләр һәм аның әйләнә-тирәсендә буфер зонасы урнаштырачаклар. Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
今年、タタールスタンの首都で、カザン・クレムリンの境界をはっきりさせ、その周辺にバッファーゾーンが設けられる予定である。カザンの主任建築士であるタチアナ・プロコフィエヴァ氏が市庁舎で、月曜日のビジネス会議においてこう話した。

«Шунысы кызганыч, бүгенге көндә РФ Мәдәният министрлыгы һәм ЮНЕСКО материалларында Казан Кремленең буфер зонасы чикләрендәге аермалыклар проблемасы бар. Бу исә кабул ителә торган карарларның объективлыгына йогынты ясый. Чөнки әлеге документларда чикләр бер-берсеннән тамырдан аерыла», - дип искәртте Прокофьева.
「残念でなことに、こんにちロシア文化省とユネスコの資料において、カザン・クレムリンのバッファーゾーンの境界に差異があるという問題がある。これは、受け入れられている決定の客観性に影響を及ぼしている。なぜなら、それらの文書において、クレムリンの境界がそれぞれの間で根本から違っているからである」とプロコフィエヴァ氏は指摘した。

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Казан Кремлендә төзелеш яки реставрация эшләре алып бару Бөтендөнья мирасы комитеты белән дә, Россия Мәдәният министрлыгы белән дә килештерүне таләп итә.
彼女によると、こんにちカザン・クレムリンで建設もしくは修復作業を行うには、世界遺産の委員会にも、ロシア文化省にも同意を得る必要がある。

Республика җитәкчелеге чикләргә аныклык кертергә һәм Казан Кремле ансамбленең буфер зонасын билгеләргә карар кылган.
共和国の上層部は、境界をはっきりさせ、カザン・クレムリン全体のバッファーゾーンを定めることを決定した。

«Әлеге проблема быел хәл ителер дип өметләнәбез», - диде шәһәрнең баш архитекторы.
「この問題は今年中に解決されると期待している」と市の主任建築士のプロコフィエヴァ氏は話した。

Хәзерге вакытта республика Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты әлеге документларны эшләү буенча техник бирем әзерли, дип сүзен йомгаклады докладчы.
現在、共和国文化遺産保存委員会がそれらの文書作成に関する付託事項を準備していると、報告者のプロコフィエヴァ氏は自身の発言を結んだ。

訳者:tozangezan
原文:https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/28/179673/

ブログランキングに参加中です。
どちらかのバナーをクリックして、私たちの応援をよろしくお願いいたします!
そのほか、素敵なロシア・中央アジア情報にも出会えるかも?

にほんブログ村 海外生活ブログ ロシア情報へ にほんブログ村 海外生活ブログ 中央アジア情報へ

2019年1月28日月曜日

【ニュース】エコロジー副大臣、家庭や職場でのタタール語保護について話す

Экология министры урынбасары гаиләдә һәм эшендә татар телен ничек саклавы турында әйтте

Экология министры урынбасары гаиләдә һәм эшендә татар телен ничек саклавы турында әйтте

2019125日付 Tatar-inform

Өйдә татарча сөйләшү генә түгел, балаларга татар әдәбияты укытырга, татар телендә үткәрелә торган чараларда еш катнаштыру кирәк, дип саный.
(副大臣は)家でタタール語を話すだけでなく、子供達にタタール文学を読ませ、タタール語で開かれているイベントにも頻繁に参加させる必要があると考えている。

Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Фаяз Шакиров гаиләдә һәм эш урынында татар телен ничек саклавы турында сөйләде. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.
タタールスタンのエコロジー・天然資源省の副大臣ファヤズ・シャキロフ氏は、家庭や仕事の場でタタール語をどう守るかについて話した。これについて副大臣が、Tatar-inform の記者に話した。

"Әти-әни гаиләдә эш алып барырга тиеш, иң элек балалар белән татарча сөйләшү кирәк. Өйдә татарча сөйләшмәсәң, телне тиз онытырга мөмкиннәр. Аннары балалар татар әдәбияты укырга тиешләр. Мәктәптә генә түгел, өйдә дә татар китаплары уку кирәк. Мин үзем дә укыйм", - диде Фаяз Шакиров.
「両親が家庭において行動する必要がある。まず始めに子供達とタタール語で話す必要がある。家でタタール語を話さなければ、言葉をすぐに忘れてしまうだろう。その後、子供達はタタール文学を読むべきだ。学校だけでなく、家でもタタール語の本を読む必要がある。私自身も読んでいる」とシャキロフ氏は話した。

Аның фикеренчә, балаларны татар телендә үткәрелә торган чараларда да еш катнаштыру кирәк.
彼の考えによると、子供達をタタール語で開かれているイベントにも頻繁に参加させる必要があるという。

"Эшкә килгәндә, экологиядә терминнар күп. Мин татар мәктәбен тәмамласам да, алар әле авырдан бирелә. Шул терминнарны да татарча өйрәнәбез. Үзебездә татар булган барлык инспекторлар белән мин үзем татарча сөйләшергә тырышам. Татарча аралашып, даими татар чараларында катнашып торганда, татар телен берничек тә онытырга мөмкин түгел", - дип белдерде Фаяз Шакиров.
「仕事はというと、エコロジーには専門の用語が多くある。私はタタール語で教育を行う学校を卒業したにもかかわらず、それらの単語は未だに難しい。私たちは、それらの用語もタタール語で習っている。私は、すべてのタタール人の検査官とタタール語を話すよう努力している。タタール語で話して、常にタタール語で行われるイベントに参加しているので、タタール語を全く忘れるはずがない」とシャキロフ氏は伝えた。

訳者:tozangezan
原文:https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/25/179555/

ブログランキングに参加中です。
どちらかのバナーをクリックして、私たちの応援をよろしくお願いいたします!
そのほか、素敵なロシア・中央アジア情報にも出会えるかも?

にほんブログ村 海外生活ブログ ロシア情報へ にほんブログ村 海外生活ブログ 中央アジア情報へ

2019年1月23日水曜日

【ニュース】エミル・ガリポフ選手:「言語なしに民族は存在できない」

Эмиль Гарипов: "Телсез милләт була алмый"

"Ак Барс" хоккей такымы капкачысы Эмиль Гарипов

2019年1月19日付 Азатлык Радиосы

Казанның "Ак Барс" хоккей такымы капкачысы Эмиль Гарипов якын арада компьютер клубы ачарга җыена. Азатлык такымда бердәнбер диярлек татарча сөйләшүче Эмиль белән татар теленең киләчәге, тел низагына карата фикерләре, намаз бүлмәсе дә булган комьютер клубын ачу нияте турында сөйләште.
カザンの「アク・バルス」ホッケーチームのゴールテンダー、エミル・ガリポフ選手は、近いうちにコンピュータークラブを開こうとしている。我々は、チームでほぼ唯一のタタール語話者であるエミル選手とタタール語の未来、言語をめぐる論争に関する考え、礼拝室もあるコンピュータークラブを開く意図について話した。

― Эмиль, Казанда намаз бүлмәсе булган компьютер клубы нинди максаттан, кайчан ачылачак?
エミルさん、カザンで礼拝室のあるコンピュータークラブをどのような目的でいつ開く予定ですか?

― Казанда түгел, Мәскәүдә ачу планлаштырыла. Компьютер клубы ул. Киберспорт уеннары клубы. Җайланмаларда футбол, хоккей уйнап булачак. Дин ягыннан карасаң, бәлки ул бик әйбәт әйбер дә түгелдер инде. Әмма без анда намаз бүлмәсе дә булдырырга уйладык. Кеше уйнаса да, намаз вакыты килсә, кереп намаз укый алу мөмкинлеге булачак.
カザンではなく、モスクワで開くことを計画しています。これはコンピュータークラブです。e-sports のクラブです。デバイスを使ってサッカーやホッケーを遊ぶことができるでしょう。宗教の面からみれば、おそらくこういった施設はそれほどいいものではないかもしれません。しかし、私たちはそこに礼拝室も作ることを考えました。人々は(ゲームを)プレイしていても、礼拝の時間が来れば、入って礼拝することができるでしょう。

Эмиль Гарипов
エミル・ガリポフ選手

― Ислам динен тотуыгыз күпләргә билгеле. Ул сезнең тормышыгызда ничек чагыла, такымдагы иптәшләрегезнең моңа карашы нинди?
あなたがイスラム教徒であることは多くの人の間で有名です。あなたの生活の中でイスラム教はどのように影響を与え、それに対するチームメイトの見方はどうですか?

― Минем дингә килүемә биш ел. Аллаһы Тәгалә вакыты җиткәч кертеп җибәрде. Такымдагы егетләр минем диндә икәнне белә. Әлһәмдулиллаһ, такымда миннән башка тагын бер егет ислам динен тота. Такымдагы уенчылар минем ислам динендә булуымны беләләр һәм моңа әйбәт карыйлар.
私は信仰をするようになって5年が経っています。神が、来るべき時が来ると(私を)入信させたのです。チームの人々は、私の信仰に関して知っています。なんと、チームでは私の他にももう一人イスラム教徒がいます。チームの選手は私がイスラム教徒であることを知っていて、これをよく思っています。

― Такым уеннарда җиңү яулагач, сез боз өстендә үк сәҗдәгә китәсез, моңа такымдагы уенчылар нәрсә ди?
チームが試合に勝つとき、あなたは氷の上で必ず神に向かってお辞儀をしますね。これにチームの選手たちはどう言っていますか?

― Әйе, мин шулай итеп Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтемне белдерәм. Такымдагы уенчылар моңа аптырамый.
はい、私はそのようにして神に対する感謝の気持ちを表しています。チームの選手たちもこれに驚きません。

― Барысы да сезнең гарәпчә язылган шлемыңа игътибар итә, аны кайда ясаттыгыз?
皆が、アラビア語が書かれたあなたのヘルメットに注目しています。これはどこで作りましたか?

― Ярославльдә бер егет ясап бирде. Рәсемнәрен аңа җибәргән идем, ул шуннан карап ясады. Әле яңасы да ясала. Ниндирәк буласын әйтә алмыйм, чөнки үзем дә күрмәдем.
ヤロスラヴリである男性が作ってくれました。デザインをその人に渡したところ、それを元に作ってくれました。現在新しいものも作っています。どのようなものになるかは言えません、まだ私自身も見ていないので。

― Балачакта татар булганы өчен хоккейчы Николай Хәбибуллинга җан атканыгызны, аны үрнәк итеп алуыгыз турында әйтәсез. Хәзерге вакытта сезгә кем үрнәк?
子供時代からタタール人であることから、ホッケー選手のニコライ・ハビブリンを応援していて、彼をお手本としていたということを言っていましたね。現在ではあなたのお手本となる人物は誰ですか?

― Хәбибуллин ярым татар бит. Аннан соң ул бер ел Казанда да уйнаган иде. Шул вакытта ошатып калганмындыр инде. Хәзер үрнәк итеп алган хоккейчым, кумирым юк.
ハビブリンは半分タタール人です。その後、彼は一年間カザンでもプレーしました。その時に好きになったのでしょう。現在では見本としているホッケー選手、アイドル的な人はいません。

― Татарстанның хоккей яки башка спорт төре такымнарында читтән чакырылган уенчылар түгел, ә биредә туып-үскән спортчылар уйнасын өчен нишләргә кирәк?
タタールスタンのホッケーや別のスポーツのチームで、外から来た選手ではなく、ここで生まれ育った選手たちがプレーするためには、何が必要だと思いますか?

― Минемчә, тырышлык кирәк. Аллаһы Тәгалә синең тырышлыгыңны күрсә үзе булыша, юлларны ача.
私の意見では、努力が必要だと思います。神はあなたの努力を見ると助けてくれます、道を開いてくれます。

― Хәзер такымда ничә татар уенчысы бар?
現在チームにタタール人選手は何人いますか?

― Мин, Альберт Яруллин, Данис Зарипов, Рафаэл Батыршин. Безнең тренерыбыз Зиннәтулла Биләлетдинов бар.
私と、アルベルト・ヤルーリン、ダニス・ザリポフ、ラファエル・バトゥルシーンの4人です。私たちの監督のジンナトゥッラ・ビラレッディノフもそうです。

― Алар белән татарча сөйләшәсезме?
彼らとはタタール語で話しますか?

― Алар татарча белми шул.
彼らはタタール語がわかりません。

"Ак Барс" капкачылары Эмиль Гарипов (с) һәм Владислав Подъяпольский
エミル・ガリポフ選手とヴラディスラフ・ポジャポリスキー選手

― Капкачылар Шарыченков белән Подьяпольскийны көндәш дип саныйсызмы?
ゴールテンダーのシャリチェンコフとポジャポリスキーをライバルとして考えていますか?

― Юк. Мин үз уеныма гына карыйм. Чемпионат башында җәрәхәт аркасында бер ай чамасы уйнамый тордым, минем урынга алар капканы саклады.
いいえ、私は自分のプレーのみを気にしています。大会の最初で怪我が原因で、一ヶ月程度試合に出場しませんでしたが、私の代わりに彼らがゴールを守りました。

― "Ак Барс"ның кайсы уены сезнең өчен истә калырлык булды?
「アク・バルス」のどの試合が特に記憶に残っていますか?

― Әлбәттә Гагарин касәсе финалының соңгы уенындагы җиңү инде.
もちろんガガーリンカップ決勝の最後の試合に勝ったときです。

― Гагарин касәсен алгач такымнар гадәттә касәгә шампан шәрабын салып эчәләр. Сез финалда җиңгәч нәрсә эшләдегез?
ガガーリンカップを獲得したとき、慣習として優勝チームがカップにシャンパンやワインを入れて飲んでいますね。あなたは決勝に勝ったときに何をしていましたか?

― Юк мин алай күтәрмәдем касәне. Сөендем әлбәттә. Намаз укыдым да өйгә кайтып киттем.
いいえ、私はそんな風にカップを持ちあげませんでした。もちろん嬉しかったですが、その時は礼拝して、家に帰りました。

― NHLдан (Төньяк Америка хоккей лигасы) тәкъдимнәр килгәне булдымы?
NHLから何かオファーは来ましたか?

― Әйе, булды андый тәкъдимнәр...
はい、そういったオファーはありました。

― Нигә китәргә уйламадыгыз?
なぜ行こうとしなかったのですか?

― Белмим.
わかりません。

― "Ак Барс"ны үз иткәнгәме әллә океан артына китәргә иртәрәк әле дип уйладыгызмы?
「アク・バルス」に慣れ親しんだからなのか、海の向こうに行くのにはまだ早すぎると思ったのですか?

― Юк, иртә түгел анысы. Шулай туры килде инде, нечкәлекләрен сөйләп торасым килми.
いいえ、早すぎることはありません。そうなっただけです。細かいことについては話したくありません。

― Шулай да, бәлки, анда китеп уңышка ирешә алмаган хоккейчылар тәҗрибәсен исәпкә алып бу адымга бармадыгызмы?
では、おそらく、向こうに行って結果が出せない選手たちの経験を踏まえてそこに進まなかったのですか?

― Юк, һәрбер кешенең үз гамәле. Мин башка кешеләргә беркайчан да карамыйм, үз юлым, үз максатым бар.
いいえ、みなそれぞれ自分のやるべきことがあります。私はいつも他の人のことを気にしません。自分の道と、自分のゴールがあるだけです。

― Ә Континенталь Хоккей Лигасының (КХЛ) берәр такымыннан яхшырак тәкъдим килсә, нишләр идегез?
KHLの各チームからより良いオファーが来たら、どうしますか?

― Китмәс идем, мөгаен. Мин бит монда туып үсеп, хоккейны монда уйныйм. Моннан ничек китим инде. Аннан соң китү-китмәү миннән генә дә тормый бит әле. Син монда кирәкмисең дип әйтсәләр, ул вакытта китәсең инде.
おそらく行かないと思います。私はここで生まれ育って、ここでホッケーをプレーしています。ここからどうして去りたくなるのでしょうか。それから残るか残らないかは私だけによって決まるものではありません。「ここでは必要ない」と言われたら、その時には去るしかありません。

― Уфаның "Салават Юлаев" такымыннан яхшы тәкъдим булса, кабул итәр идегезме?
ウファの「サラワト・ユラエフ」チームからより良いオファーが来たら、考えますか?

― Мин бу сорауга хәзер җавап бирә алмыйм. Болар, ул вакыттагы шартларга бәйле.
その質問に今答えることはできません。こういったことはその時の条件によります。

"Ак Барс" капкачысы Эмиль Гарипов
エミル・ガリポフ選手

― "Ак барс" уеннары вакытында Татарстан гимны да башкарыла, татар җырлары яңгыратыла, җанатарлар арасында милли җанлылар күп, такым исеме дә татарча. "Рубин" футбол такымында исә бу күзәтелми, ни өчен андый аерма?
「アク・バルス」の試合の時にはタタールスタン国歌も演奏され、他のタタールの歌も流れ、ファンの中にも民族愛を持つ人は多いです。チームの名前もタタール語です。「ルビン」サッカーチームではこれは見受けられません。この違いは何によるものですか?

― Бу хакта берни әйтә алмыйм.
これに関しては何も言えません。

― "Ак Барс" Казанда уйнаганда Татарстан гимны да яңгырый. Татарстан, татар уенчылары гадәттә Татарстан гимны уйнап беткәнчегә кадәр урыннарыннан кузгалмыйлар, читтән килгән уенчылар гимн тәмамланганчы ук шуып китү ягын карый...
「アク・バルス」がカザンで試合をする時はタタールスタン国歌も流れます。タタールスタン、タタール人の選手に関しては、この国歌が終わるまで、その場から動いていませんが、他から来た選手はこの歌が終わる前に動き出すというのが見られます…。

― Башкалар өчен әйтә алмыйм, әмма мин гимнның тәмамлануын көтәм. Гимнга хөрмәт йөзеннән шулай эшлим. Йөрәктән килә ул.
他の人に関しては何も言えませんが、私は国歌が終わるのを待っています。国歌に対する敬意から、そうしています。それは心から来るものです。

― Еш кына Казанда узган КХЛ уеннарында ни өчен ике гимн уйнатыла, Русиянеке дә җиткән дигән фикерләр ишетергә туры килә. Моны читтәге хоккей җанатарлары әйтә, чөнки татарстанлылар өчен бу гадәти күренеш. Азатлык "Ак Барс" такымы җанатарлары арасында уздырган сораштыруда Татарстан гимны яңгырасын, бу – безнең үзенчәлек дип әйтте, әмма шул ук вакытта Татарстанда президент атамасына, республиканың аерым Конституциясе булганына йә шикләнеп карый, йә кирәкми дип әйтә. Сезнең бу хакта фикерегез нинди?
よく、カザンでのKHLの試合でなぜ二つの国歌が演奏されるのか、ロシアの国歌で十分ではないかという話も聞かれます。タタールスタン人にとってこれは普通の光景なので、外部のホッケーファンが指摘しています。我々が「アク・バルス」チームのファンの間で行ったインタビューでは、タタールスタンの国歌は流れてほしい、これは私たちのオリジナリティーだと言う人もいますが、同時にタタールスタンでは、大統領という呼称(訳者注:ロシアの共和国の中でタタールスタンのリーダーのみが「大統領」の呼称を保持している)や、共和国独自の憲法があることを疑問視したり、必要がないと言う人もいます。これに関してはどう思いますか?

― Татарстан президенты атамасы ничек кирәкмәсен?! Әлбәттә, кирәк! Бу ― безнең республика, Татарстан республикасы. Монда безнең татар халкы яши. Татарстан Конституциясе, Татарстан президенты атамасы моңа кадәр булган, нигә хәзер булмаска тиеш?
タタールスタン大統領の呼称がなぜ必要ないのですか!もちろん必要です!ここは私たちの共和国の、タタールスタン共和国です。ここには私たちタタール人が住んでいます。タタールスタンの憲法や大統領は今まで存在しました。なぜ今なくならないといけないのでしょうか?

― "Ак Барс" уенын карарга Татарстан президенты килсә, яисә әти-әниегез килсә, бу сезнең уенга берәр ничек тәэсир итәме?
「アク・バルス」の試合を見にタタールスタンの大統領が来たり、もしくはあなたの両親が来たら、あなたのプレーに何らかの影響を与えるでしょうか?

― Юк, барыбер, бозга чыккач хоккей турында гына уйлыйм. Җиңгәч, әйе, әти-әниең караган булса, шатланасың, әмма уен вакытында мин берни турында уйламыйм.
何もありません。氷の上に乗ったら、ホッケーの事だけを考えます。もちろん勝ったときに両親が見ていたら嬉しいでしょうが、試合中は何も考えません。

― Узган ел Татарстанда татар теле өчен тарткалаш барды, ахыр чиктә татар теле мәктәпләрдә ихтыярига калдырылды. Сез бу тел низагын күзәттегезме, моңа карата нинди фикердә торасыз?
去年タタールスタンでタタール語に関する論争がありました。結果としてタタール語は学校では、(必修科目だったのが、)希望者のみ学ぶ選択科目となりました。この言語をめぐる論争を注視していましたか?これに関してどんな考えを持っていますか?

― Мин нигә шулай эшләгәннәрен аңлый алмыйм. Хәзер татар телен кем тели, шул өйрәнә дип ясадылар. Болай барса татар теле 30-40 елдан соң бетәчәк. Мин үзем Казанның 1нче санлы спорт мәктәбендә укыдым. Татар телен мәктәпкә кергәнче белә идем. Элегрәк татарча шәбрәк сөйләшә идем, авыл кешесе кебек белә идем. Әмма, хәзер аралашу азрак, бераз сүзләр онытыла башлый. Татар теле бетә икән, татар милләте дә бетә. Телсез милләт була алмый бит инде. "Татарин" дип әйтерләр, ә теле булмас. Татарның үзенең теле булырга тиеш.
私はなぜそのようになったのか理解できません。もうタタール語は学びたい子だけ学ぶようになってしまいました。このままいけばタタール語は3040年後には消滅してしまうでしょう。私自身はカザンの第一スポーツ学校で学びました。タタール語は学校に行く時にはもう知っていました。以前はもっとタタール語が良くできて、村の人のようにタタール語を知っていました。しかし、現在タタール語で話すことも少なくなり、少し単語も忘れ始めています。タタール語が消滅してしまったら、タタール人も消滅するでしょう。言語なしに民族は存在できないじゃないですか。(将来タタール人はロシア語で)「(私は)タタール人だ」と言うでしょうが、その言語はなくなるのです。タタール人自身の言語が存在しつづけるべきです。

― Татар телен ничек саклап калырга?
タタール語をどのように守っていくべきでしょうか?

― Һәрбер ата-ана үз алдына минем балам татарча белергә тиеш дип максат куярга тиеш. Аннары укыр әле, үзе өйрәнер әле дисә, тел бетәчәк.
それぞれの父母が自分の中で「私の子供はタタール語を知っているべき」という目標を持っていることが必要です。そのうち自分で勉強するだろうと言っていると、この言語は消滅してしまいます。

― Мәктәптән тыш татар телен үзләштереп буламы?
学校の外でタタール語をマスターすることはできますか?

― Безне мәктәптә күбрәк грамматикага өйрәттеләр. Өйдә татарча сөйләшкәч, мәктәптә җиңел булды. Татар теле дәресләрен яхшы укыдым дип әйтә алмыйм. Әмма мин аны белдем һәм хәзер дә яхшы сөйләшәм дип саныйм. Ә мәктәптә татар теле дәресләреннән гел бишле алучы танышларымның хәзер берсе дә татарча белми.
学校では、タタール語の文法が多く教えられていました。家でタタール語を話していたので、学校の授業は簡単でした。私がタタール語の授業をよく勉強したとは言えません。けれどもタタール語を知っていたし今も良く話していると思います。また、学校でタタール語の授業でいつも(5段階評価で)「5」を取っていた人も、私の知っている中では現在誰もタタール語がわかりません。

― Татар телен ничек популярлаштырып була?
タタール語をどのように普及させることが可能でしょうか?

― Минемчә, бу кешедән тора. Әнә, чеченнар үз телләрен беркайчан да онытмый. Бу кешедән һәм халыктан да тора, үҗәт булырга кирәк.
私の意見では、これはそれぞれの人にかかっています。例えば、チェチェン人はいつでも自分の言語を忘れていません。これは人々、民衆によるもので、忍耐強くなる必要があります。

― Ә алар ничек саклый?
彼らは言語をどのように守っていますか?

― Анысын белмим. Телне саклау беренче чиратта гаиләдән торадыр. Ә бездә ничек? Хәзер күп кенә татар гаиләләре дә өйләрендә татарча сөйләшми. Минем татарча белмәгән татар дусларым бар. Хәзер алар үз телләрен белмәгәнәре өчен бик үкенә. Эх, белсәм иде дип йөри...
それはわかりません。言語を守れるかどうかは、なによりもまず家族にかかっています。それが私たちの間ではどうですか?現在多くのタタール人の家族は、家でタタール語を話しません。私の友達にもタタール語がわからないタタール人がいます。現在彼らは自分自身の言語を知らないことをとても後悔しています。ああ、知っていればなあと言っているのです

― Татар яшьләренә тел, дин, милләт турында ниләр әйтер идегез?
タタール人の若者に言語、宗教、民族に関して何を言いたいですか?

― Эчмәсеннәр, тартмасыннар, намаз укысыннар, телне сакласыннар. Үз милләтенең кешеләре белән гаилә корсыннар. Кыскасы, дөрес итеп яшәсеннәр.
酒を飲まない、タバコを吸わない、礼拝する、言語を守る。自分の民族の人々と家族を築く。まとめると、正しく生きてほしい。

原文:https://www.azatliq.org/a/29684274.html
訳者:tozangezan

訳者コメント
ニコライ・ハビブリン
スヴェルドロフスクエカテリンブルク生まれ。NHL20年近くプレーしていたが、NHLがロックアウトで開かれなかった年にアク・バルスでプレーしていた。ちなみに、2012/2013年のNHLシーズンでは、彼のプレーしていた Edmonton Oilers にはその年のドラフト総合一位で入団してきたタタール人 Nail Yakupov もいた。

ブログランキングに参加中です。
どちらかのバナーをクリックして、私たちの応援をよろしくお願いいたします!
そのほか、素敵なロシア・中央アジア情報にも出会えるかも?

にほんブログ村 海外生活ブログ ロシア情報へ にほんブログ村 海外生活ブログ 中央アジア情報へ