2015年12月22日火曜日

【タタール語】第4回タタール語オリンピック(2016年度) 予選試験問題(過去問)

第4回国際タタール語・タタール文学オリンピック / 予選試験問題(インターネット試験)
Татар теле һәм әдәбиятыннан IV халыкара олимпиада / беренче тур (сайлап алу) Интернет тест

1) Тест үтү вакытка башкарыла Һәм 60 минут дәвам итә.

2) Җавапсыз калдырылган Һәм җавап бирелгән сорауларга кире кайту мөмкин түгел.

3) Интернетка тоташуга бәйле мәшәкатьләр (бит озак ачылса яки бөтенләй ачылмаса Һ.б) туганда, вакытны уздырмас өчен, төп биттән яңадан керергә Һәм тест үтүне дәвам итәргә кирәк.

4) Тест сарауларына җавап биреп бетергәч, статистик мәгьлүматлар дөрес булсын өчен, “Тест үтүне тәмамларга” төймәсенә басарга кирәк.

5) Тест нәтиҗәләре тест үтү тәмланганнан соң билгеле була Һәм соңгы сорауның җавабыннан соң биреләләр.

Игьтибар! “Тестны башларга” төймәсенү басуга, вакыт исәлләнә башлый. Бу төймәгә эш башларга тулысынча әзер булсагыз гына басыгыз.

------------------------------------------------------------------------


Сорау 1) Туры килгән сүзне табыгыз.
   Әйт әле, .... ,
   Сәйләшик бергәләп:
   Бу кадәр күп очы
   Армыйсың син ничек? (Г. Тукай) 
 1. Карлыгач 2. Сандугач 3. Күбәләк 4. Күгәрчен

Сорау 2) Җөмлəнең ахырын табыгыз.
   1907 нче елның көзендә Тукай Казанга ....
 1. кайта. 2. кайтып. 3. кайткач. 4. кайтырга.

Сорау 3) Җөмлəнең башын табыгыз.
   … 1906 нчы елда Мостафа авылында туа.
 1. Габдулла Тукай 2. Илһам Шакиров 3. Фатих Кәрим 4. Муса Җәлил

Сорау 4) Артык сүзне табыгыз.
 1. бәлеш 2. өчпочмак 3. чәй 4. коймак

Сорау 5) Бирелгән сүзгә капма-каршы мәтьнәле сүзне табыгыз.
   Болытлы -
 1. яңгырлы 2. аяз 3. карлы 4. йолдызлы

Сорау 6) Бирелгән сүзгә мәгьнәсе охшаш сүзне табыгыз.
   Остаз -
 1. укытучы 2. сатучы 3. эшче 4. төзүче

Сорау 7) Бирелгән сүзләрдән төзелгән дөрес җөмлəне табыгыз.
   А) сүзә;  Б) булыр;  В) бер;  Г) егет
 1. АБВГ 2. ВАГБ 3. ГАВБ 4. БГВА

Сорау 8) Үсемлек атамасын табыгыз.
 1. карак 2. тарак 3. үрдәк 4. кабак

Сорау 9) Исәнләшү сүзен билгеләгез.
 1. Хәерле сәгатьтә! 2. Котлыйм! 3. Гаду итегез! 4. Саумысыз!

Сорау 10) Тотрыклы - сүзтезмәнең мәгьнәсен билгелгез.
   Карт төлке -
 1. хәйләкәр 2. куркак 3. ялкау 4. тырыш

Сорау 11) Текст булсын өчен, җөмлəлəрне тиешле тәртиптә урнаштырыгыз.
   А) Аннары, Оренбургтагы "Хөсәения" мәдрәсәсендә укуын дәвам итә.
   Ə) Тукай, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев әсәрләре белән якыннан таныша.
   Б) Муса Җәлил башка авыл мәктәбендә укый.
   В) Мәдрәсәдә укыганда, натур әдәбият белән кызыксына.
 1. ƏАБВ 2. БАВӘ 3. ВАБӘ 4. ВБӘА

Сорау 12) Өс киеме атамасын табыгыз.
 1. итек 2. читек 3. итәк 4. көрәк

Сорау 13) Төс атамасын табыгыз.
 1. авыл 2. кызыл 3. давыл 4. камыл

Сорау 14) Кайсы мәкальдә батыр сүзен кулланырга кирәк?
 1. .... ярасыз булмый. 2. .... капчыкта ятмый. 3. Калган эшкә .... ява. 4. .... - белем чишмәсе.

Сорау 15) Кайсы артык?
 1. "Ана бәйрәме" 2. "Бүреләр" 3. "Ана догасы" 4. "Бәхшәт"

Сорау 16) Табышмакың җавабын табыгыз.
   Минем ялгызымны ашамыйлар,
   Әмма миннән башка татарка аш булмый. Ул нәрсә?
 1. май 2. суган 3. кишер 4. токмач
Сорау 17) Дөрес җавапны табыгыз.
   Тукайның туган көне кайчан?
 1. 26 нчы апрель 2. 25 нче май 3. 16 нчы апрель 4. 26 март

Сорау 18) Дөрес җавапны табыгыз.
   Г. Тукайның гимн бәрәҗесендә кулланыла торган шигыре - ....
 1. Туган авыл 2. Пар ат 3. Туган тел 4. Китмибез

Сорау 19) Кайсы раслау дөрес түгел?
   1. М. Җәлилнең төрмәдәге якын дусты - Абдулла Алиш.
   2. М. Җәлилнең кызы - Чулпан.
   3. М. Җәлилнең музее юк.
   4. М. Җәлил исемедәге опера-балет театры бар.


Сорау 20) Бу текст М. Җәлилнең кайсы шигыре турында? 
   Шигырьнең герое ялгыз, карт, мең еллык.
   Ул җырлый, искә төшерә, гомере белән бүләкли, җил-яңгырдан саклый,
   җылы бирә, ял иттерә, кавыштыра, юл күрсәтә, дымын эчерә.
   Ул кеше хезмәтенә һәйкән булып тора.
   Шигырь туган илгә, аның кешеләренә хезмәт итүне,
   игелеклелек үрнәген гәүдәләдерә.
 1. Имән 2. Дүрт гөл 3. Кызыл ромашка 4. Урман

Сорау 21) Г.Тукай кайсы халыкның бөек шагыйре?
   (Җавапны без сүз белән БАШ хәрефләр ярдәмендә брелке санда баш килештә языгыз.)
   ТАТАР

Сорау 22) М.Җәлил шигырендә төшеп калган сүзне языгыз.
   Үзе үлсә, эше калсын
   Мең яшәрлек .... булып.
   (Җавапны без сүз белән БАШ хәрефләр ярдәмендә брелке санда баш килештә языгыз.)
   ИМӘН

Сорау 23) Г. Тукай шигырьләрендәге сүзләрне тәңгәлләштерегез.
   (Җавапны без сүз белән БАШ хәрефләр ярдәмендә брелке санда баш килештә языгыз.)
 
   2314
   (Бала бәлен күбәләк, Гали белән кәҗә, Кызыклы шәкерт, Пар ат)


Сорау 24) М. Җәлил шигырьләрендәге сүзләрне тәңгәлләштерегез.
    (Җавапны без сүз белән БАШ хәрефләр ярдәмендә брелке санда баш килештә языгыз.)
   1324   
   (Карак чишмә, Кызыл ромашка, Сандугач һәм песи, Төрмәдә төш)


Сорау 25) Сүзне кирәкле формада языгыз.
   (Җавапны без сүз белән БАШ хәрефләр ярдәмендә брелке санда баш килештә языгыз.)
   Бар җырымны .... багышладым ....   /   ИЛ
   ИЛГӘ


Сорау 26) Бу сүздән яңа ясап языгыз.
   (Җавапны без сүз белән БАШ хәрефләр ярдәмендә брелке санда баш килештә языгыз.)
   .... белән нурлар чәчеп ай ялтырый.  /  ШАТ
   ШАТЛЫК


Сорау 27) Бу шигырь нәрсе турында? Языгыз.
   Боз һәм кар эрде,
   Сулар йөгерде;
   Егълап елгалар,
   Яшьләр түгелде.
   Көннәр озая,
   Төннәр кыскара.
   Бу кайсы ваты?
   Йә, әйтеп кара. (Г. Тукай)
   (Җавапны без сүз белән БАШ хәрефләр ярдәмендә брелке санда баш килештә языгыз.)
   ЯЗ


Сорау 28) Авылның исемен языгыз.
   Бу - без авыл. Авыл янында гаҗәеп матур урман җәелеп киткән.
   Кечкенә шагыйрь анда һәрвакыт күке тавышын тыңларга яраткан.
   Күкенең моңлы тавышы хәтерендә калып, аңа "Күке" шигырен иҗат итәргә ярдәм иткән.
   (Җавапны без сүз белән БАШ хәрефләр ярдәмендә брелке санда баш килештә языгыз.)
   МОСТАФА


Сорау 29) Җавапны языгыз.
   Туган көне - 26 нчы апрель
   Әнисе - Мәмдүдә
   Әтисе - Мөхәммәтгариф
   Руган авылы - ....
   (Җавапны без сүз белән БАШ хәрефләр ярдәмендә брелке санда баш килештә языгыз.)
   КУШЛАВЫЧ


Сорау 30) Хәрефләрдән сүз төзеп языгыз.
    Р Ү Л Ә Ш Е
   (Җавапны без сүз белән БАШ хәрефләр ярдәмендә брелке санда баш килештә языгыз.)
   ШҮРӘЛЕ 

0 件のコメント:

コメントを投稿