2018年8月12日日曜日

【ニュース】「国を助けろ、年金貰う前に死ね」タタールスタンで年金改革反対集会

"Дәүләткә ярдәм ит – пенсиягә чыкканчы үл"

Чарада катнашучылар
集会参加者ら

2018
810日付 Азатлык радиосы

10 август Түбән Камада коммунистлар фиркасе пенсия яшен арттыруга каршы чара үткәрде. Анда илдәге реформаларның халыкка бернинди файдасы булмавы, хәерчелек һәм тәртипсезлекнең артуы турында чыгышлар ясалды. Чарага дүрт йөзләп кеше килде.
810日、(タタールスタン東部の都市)ニジネカムスクで共産党が、年金受給年齢引き上げに反対の集会を行った。そこでは、国における改革が人々に何の利益もないこと、貧困と混乱が増していることについての発言が行われた。集会には400人ほどが参加した。

Түбән Камадагы каршылык чарасына килүчеләрнең кайберләре үзләре белән шигарләр язып, рәсемле плакатлар да алып килгәннәр иде. Аларның барысында да диярлек пенсия яшен арттыруга мөнәсәбәт белдереп, бүгенге көн һәм киләчәк турында борчылу хисләре ята.
ニジネカムスクでの反対集会に参加した人の一部はスローガンを書き、絵の描かれたプラカードも持参していた。彼らのほぼ全員が、年金受給年齢引き上げに対する態度を示し、現在そして未来への懸念を持っていた。

Әлеге урам җыены үткәрүнең вакыты беркадәр үзенчәлекле иде. Каршылык чарасы кичке алтынчы яртыда башланды. Азатлыкның шушы үзенчәлек белән кызыксынуына КПРФның Түбән Кама шәһәре вәкилләре "шимбә-якшәмбе халык бакчасына ашыга" дип җавап бирде. Шуңа чараны эштән соң оештыруны кулай күргәннәр. Алар урам җыены уздыру гаризасында "5 меңләп кеше катнашырга мөмкин" дип күрсәткәннәр. Пенсия яшенә үзгәрешләр кертүгә каршы фикер белдерергә дүрт йөзләп кеше килде.
この街頭集会の開催時間は少し変わっていた。反対集会は夜の6時半に始まった。私たちの、この変わった開催時間への興味に対し、ロシア共産党のニジネカムスク市代表らは、「土日に人々は庭に(畑仕事に)行きます」と答えた。そのため、集会を仕事の後に開催するのが良いと見たそうだ。彼らは街頭集会開催の申請書に、「5000人ほどが参加する可能性がある」とした。(実際は)年金受給年齢の変更に反対の意見を述べに、400人ほどの人が参加した

Әлеге җыенны КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов ачты һәм чыгыш ясады. Ул Русия хакимиятләренең инде 25 ел буена илдә реформалар алып баруын, ләкин ул реформаларның халыкка бернинди файдасы булмавын, киресенчә, халыкның хәерчелеккә, бөлгенлеккә төшә баруына игътибар юнәлтте.
この集会は、ロシア共産党のタタールスタン支部のハフィズ・ミルガリモフ支部長が開会し、演説を行った。彼は、ロシアの政権がもう25年間も国で改革を行っているが、その改革が人々に何の利益もないこと、逆に、人々が貧困、窮乏に陥っていっていることに注意を促した。

Хафиз Миргалимов
ハフィズ・ミルガリモフ氏

Ә бит реформалар халыкның тормыш дәрәҗәсен, пенсиясен, стипендиясен һәм башка күрсәткечләрен яхшыртырга тиеш. Юк, хакимиятләр халык өчен түгел, олигархлар файдасына эшли. Газы да, нефте дә шәхси кулларда”, диде Миргалимов.
「改革というのは、生活水準や年金、奨学金や他の指標を改善しなければなりません。しかし現実は違います。政権は人々のためではなく、オリガルヒ(新興財閥)のために働いています。ガスも石油も個人の手にあるのです」とミルガリモフ氏は言う。

"Әгәр Русиядә нефть-газ олигархы йөз сум акча эшли икән, шуның 75 сумы олигарх кесәсенә керә. Русиядә акча бар һәм бик күп", диде Татарстан коммунистлары җитәкчесе. "Ә менә дистәләрчә ел эшләп пенсиягә чыгучыларга бирү өчен акча булмавына берничек тә ышанып булмый", дип өстәде ул. Шушы фикерләрне һәм хакимиятләрнең хезмәт кешеләре кесәсенә керә башлавы турындагы сүзләрне урам җыенында катнашучылар ризасызлык белдереп кабул иттеләр.
もしロシアで石油・ガスのオリガルヒ(新興財閥)が100ルーブル稼いだとすると、75ルーブルが彼らの懐に入ります。ロシアには(本来は)お金があり、それは膨大です」とロシア共産党タタールスタン支部長は述べ、「何十年も働いて退職した人たちに支給するお金がないというのは全く信じられません」と付け加えた。この考えと、(お金が)政権の人間の懐に入り始めたことに関する発言に街頭集会参加者らは賛同し、(政権に対する)不満を表明した。

Түбән Кама коммунистлары лидеры Альберт Яһүдин үз чыгышын: “Халыкның хәерчелеге – ил өчен иң зур оят! Путин тарафдарлары пенсия күләмен арттырырга вәгъдә итәләр. Әгәр мондый арттыру була калса, белегез, пенсия акчалары пенсия яшенә җитә алмыйча үлеп киткәннәр хисабына эшләнәчәк", дип белдерүдән башлады.
ニジネカムスクの共産党員のリーダーであるアルベルト・アフディン氏は自身の演説の初めに、「人々の貧困は国にとって最大の恥です!プーチン側は年金受給額増加を約束していますが、もし増えるとしても、それは年金受給年齢に達する前に亡くなった人の分で賄われるということを覚えておいてください」と述べた。

「国を助けろ、年金を貰う前に死ね」と書かれたプラカード

Бик күп чыгышларда "Болай яшәргә ярамый", "Урыс сугышчылары Сүриядә, Украинада һәм Африка илләрендә ни эшләп йөриләр?" дигән сораулар да куелды. Русия кешеләренең чит илләрдә сугышып йөрүләрен илдәге хәерчелек, тәртипсезлек белән бәйләделәр. Шулай ук кечкенә генә Әрмәнстанда ике атна дәвамында тыныч урам җыеннары нәтиҗәсендә хакимиятне алыштыру тәҗрибәсе дә искә алынды.
発言の多くでは、「このような生き方はだめだ」、「ロシア兵士はシリア、ウクライナ、アフリカで何をやっているのか?」といった疑問が呈された。ロシア人が外国で戦争していることが、ロシアにおける貧困や混乱と結び付けられた。また、小国アルメニアで、二週間続いた街頭集会の結果、政権交代が起こったという経緯が思い起こされた。

Урам җыенында резолюция дә кабул ителде. Анда пенсия яшенә үзгәрешләр кертүне яклап тавыш биргән Русия думасындагы Татарстаннан сайланган депутатларны чакыртып алу эшен башлау, Путин-Медведев хөкүмәтен тарату зарурлыгы да әйтелә.
街頭集会では宣言も承認された。そこでは、年金受給年齢変更を支持したロシア国会のタタールスタン選出議員の呼び出しを始めることや、プーチン・メドヴェージェフ政府解散の必要性について述べられている。

訳者:boltwatts
原文:https://www.azatliq.org/a/29426611.html


ブログランキングに参加中です。
どちらかのバナーをクリックして、私たちの応援をよろしくお願いいたします!
そのほか、素敵なロシア・中央アジア情報にも出会えるかも?

にほんブログ村 海外生活ブログ ロシア情報へ にほんブログ村 海外生活ブログ 中央アジア情報へ

0 件のコメント:

コメントを投稿