2017年3月8日水曜日

【タタール語】二人の娘 Ике кыз


Борын-борын заманда яшәгән, ди, Карт белән Карчык. Аларның ике Кызы булган. Олы кызлары усал да, ялкау да, саран да икән. Шуның өчен аны беркем дә яратмаган. Кече кыз үги булган. Аның уңганлыгына, аның булганлыгына кешеләр сокланып туя алмаганнар. Үги ананың моңа бик эче поша икән.
昔々あるところに、おじいさんとおばあさんが住んでいました。おじいさんとおばあさんには二人の娘がいました。年上の娘は性悪で、怠惰で、ケチでした。ですから、彼女は誰からも好かていませんでした。年下の娘は養子でした。彼女のすばらしさに人々はうっとりしてもし足りませんでした。義母はこれがたいそう気に入らなかったそうです。

Көннәрдән беркөнне Карчык иренә әйткән: «Урманга алып барып адаштыр ул Кызыңны!» — дигән. Карт, ат җигеп, Кызын урманга алып киткән. Барып җиткәч: «Бар, Кызым, син җиләк җыя тор, мин бераз утын әзерлим»,—дигән. Кыз, җырлый-җырлый, җиләк җыярга керешкән:

ある日、おばあさんはおじいさんに言いました。「森に連れて行ってあの娘を迷わせなさい!」。おじいさんは馬を馬車につなぎ、娘を森に連れて行きました。着くと、「行きなさい、娘よ。おまえはいちごを集めていなさい。わしはちょっと薪を準備しよう」。娘は、歌いながらいちごを集め始めました。

Җиләк җыям, как коям

Әниемә бүләккә.
Монда җиләк күп икән,
Аю-Бүре юкмы икән?
いちごを集めて、お菓子を作ろう
おかあさんにあげるため。
ここはいちごが多いのね
熊やオオカミはいないかしら?

Җыйган-җыйган да Кыз, тырысы тулган, әлеге урынга килсә, атасы юк, ди. Ары сугылып, бире сугылып йөри торгач, бик арыган, бик талчыккан Кыз һәм бер каен төбенә тамак ялгарга утырган. Үги әнисе биреп җибәргән бер телем икмәкне чыгарып ашыйм гына дисә, моның янына Куян килеп чыккан.

集めて集めてかごはいっぱいになり、娘が元の場所に来ると、父親はいなかったそうな。あちこちぶつかって歩いていると、娘はとても疲れ、少し食べようと白樺の根元に座りました。義理の母が渡した一片のパンを取りだして食べようとすると、隣にウサギが出てきました。

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,
Бирче азрак ипекәй, —
дигән Куян.
「とても疲れたよ、娘さん、
とてもおなかが減ったよ、娘さん、
少しパンをくださいな」
とウサギは言いました。

Кыз аңа икмәген бүлеп биргән. Куян икмәк сыныгын тәмләп кенә ашап куйган да: «Яхшылыкка — яхшылык»,— дип, аңа куян бүреге китереп биргән.

娘はウサギにパンを分け与えました。ウサギはパンの切れ端を美味しく食べると、「善行には善行を」と、彼女にウサギの毛皮の帽子を与えました。

Куян киткәч, икмәген ашыйм гына дисә, Төлке килеп чыккан.

ウサギが去って、パンを食べようとすると、キツネが出てきました。

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,
Бирче азрак ипекәй, —
дигән Төлке.
「とても疲れたよ、娘さん、
とてもおなかが減ったよ、娘さん、
少しパンをくださいな」
とキツネは言いました。

Кыз аңа да икмәген бүлеп биргән. Төлке икмәк сыныгын тәмләп кенә ашаган да: «Яхшылыкка — яхшылык»,—дип, аңа төлке туны китереп биргән.
娘はキツネにもパンを分け与えました。キツネはパンの切れ端を美味しく食べると、「善行には善行を」と、彼女にキツネの毛皮のコートを与えました。

Төлке киткәч, икмәген ашыйм гына дисә, Бүре килеп чыккан.

キツネが去って、パンを食べようとすると、オオカミが出てきました。

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,
Бирче азрак ипекәй, —
дигән Бүре.
「とても疲れたよ、娘さん、
とてもおなかが減ったよ、娘さん、
少しパンをくださいな」

とオオカミは言いました。

Кыз аңа да икмәген бүлеп биргән. Бүре икмәк сыныгын тәмләп кенә ашаган да: «Яхшылыкка — яхшылык»,—дип, Кызга бүре туны китереп биргән.

娘はオオカミにもパンを分け与えました。オオカミはパンの切れ端を美味しく食べると、「善行には善行を」と、彼女にオオカミの毛皮のコートを与えました。

Бүре киткәч, икмәген ашыйм гына дисә, Аю килеп чык кан.
オオカミが去って、パンを食べようとすると、クマが出てきました。

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,
Бирче азрак ипекәй, —
дигән Аю.
「とても疲れたよ、娘さん、
とてもおなかが減ったよ、娘さん、
少しパンをくださいな」
とクマは言いました。

Кыз аңа да икмәген бүлеп биргән. Аю икмәк сыныгын тәмләп кенә ашаган да: «Яхшылыкка — яхшылык»,—дип, бер тәпән бал китереп биргән.
娘はクマにもパンを分け与えました。クマはパンの切れ端を美味しく食べると、「善行には善行を」と、彼女に桶一杯のハチミツを与えました。

Аю киткәч, икмәген ашыйм гына дисә, Көтүче килеп чыккан.

クマが去って、パンを食べようとすると、牧人が出てきました。

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,
Бирче азрак ипекәй, —
дигән Көтүче.
「とても疲れたよ、娘さん、
とてもおなかが減ったよ、娘さん、
少しパンをくださいな」
と牧人は言いました。

Кыз аңа да икмәген бүлеп биргән. Көтүче икмәк сыныгын тәмләп кенә ашаган да: «Яхшылыкка — яхшылык»,— дип, бер көтү мал куып китергән.
娘は牧人にもパンを分け与えました。牧人はパンの切れ端を美味しく食べると、「善行には善行を」と、彼女に家畜の群れを連れてきました。

Көтүче киткәч, калган икмәк сыныкларын кабып җибәрим генә дисә, моның кулбашына Сандугач килеп кунган.
牧人が去って、残ったパンのかけらを食べてしまおうとすると、手首にナイチンゲールが来てとまりました。

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,
Бирче азрак ипекәй, —
дигән Сандугач.
「とても疲れたよ、娘さん、
とてもおなかが減ったよ、娘さん、
少しパンをくださいな」
とナイチンゲールは言いました。

Кыз учыннан аңа калган икмәк валчыкларын чүпләткән. Сандугач тәмләп кенә икмәк валчыкларын чүпләп бетергән дә: «Яхшылыкка — яхшылык, нинди теләгең бар, түтәкәй, хәзер үтим»,— дигән.
娘は手のひらから、残ったパンのかけらをついばませました。ナイチンゲールは美味しくパンのかけらをついばんで食べきると、「善行には善行を、どんなお願いがあるんだい、娘さん、叶えてあげるよ」と言いました。

Кыз әйткән: «Минем өйгә кайтасым килә, әткәемә генә барып хәбәр салчы, Сандугачым»,— дигән.

娘は言いました。「家に帰りたいわ、お父さんのところに行って伝えてちょうだい、ナイチンゲールさん」と言いました。

Кош очып киткән. Ул, авылга җитеп, аларның өй каршындагы агачка кунып:

鳥は飛んで行きました。村に着くと、娘の家の向いの木にとまって、

Чут, чут, чут,

Түтәйнең маллары күп,
Килеп алучы юк, юк, —
дип сайрарга тотынган.
「チュン、チュン、チュン、
娘さんの財産はいっぱいだよ、
来て取る人がいない、いない」
と鳴きました。

Атасы моны ишеткән һәм, атын җигеп, урманга киткән. Кызның бөтен байлыкларын төяп, көтүләрне куып алып кайтканнар. Үги әни, моны күреп, ачуыннан нишләргә белми, ди. «Үз Кызыңны баеттың, инде минем Кызымны да бает, урманга алып барып адаштыр!» — дип, Картына бәйләнә икән.

父はこれを聞き、馬を馬車につないで、森に行きました。娘のすべての富を積んで、家畜の群れを追って持って帰りました。義理の母はこれを見て、怒りで我を忘れたそうな。「自分の娘を豊かにしたね、今度は私の娘も豊かにするんだ、森に連れて行って迷わせなさい!」と、おじいさんにつっかかったそうな。

Карт, ат җигеп, бу Кызны да урманга алып киткән. Барып җиткәч: «Бар, Кызым, син җиләк җыя тор. Мин бераз утын әзерлим»,— дигән. Кыз җиләк җыярга тотынган. Бер җиләкне савытка, өч җиләкне авызга салып йөри-йөри тырыс төбе каплангач, әлеге урынга килсә, атасы юк, ди. «Әйдә, ярар, монда гынадыр әле, мине ташлап әллә кая китә алмас, югыйсә әнием аның кирәген бирер»,— дип уйлаган кыз һәм каен төбенә ашарга утырган. Әнисе җибәргән төргәкне чишеп, нигъмәтләрне җәеп куюы булган, моның янына Куян килеп чыккан.

おじいさんは馬を馬車につなぎ、この娘も森に連れて行きました。着くと、「行きなさい、娘よ。おまえはいちごを集めていなさい。わしはちょっと薪を準備しよう」と言いました。娘はいちごを集め始めました。一つをかごに、三つを口に入れて歩きながら、かごの底がうまると、元の場所に来ましたが、父はいなかったそうな。「まあいいわ、どうせまだこの辺でしょう。私を捨ててどこかに行くはずないもの、さもなくばお母様がわからせてやるんだから」と娘は考え、食べるために白樺の根元に座りました。母が渡した包みを開き、豪華な食べ物を広げると、隣にウサギが出てきました。

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,
Бирче азрак ипекәй,—
дигән Куян.
「とても疲れたよ、娘さん、
とてもおなかが減ったよ、娘さん、
少しパンをくださいな」
とウサギは言いました。

«Кит! Сиңа түгел, үземә дә аз әле монда!» — дигән Кыз һәм таяк белән башына суккан. Куян, ачу итеп Кызның күлмәген ертып, җиләген түгеп киткән.
「行きなさい!おまえのじゃないの、自分にとっても少ないんだから!」と言って娘は、棒で頭をたたきました。ウサギは怒って娘の服を破き、イチゴをこぼしていきました。

«Их, котылдым бу арык Куяннан!»,— дип уйлаган Кыз һәм тынычлап ашый гына башлаган икән, Төлке килеп чыккан.

「ああ、あの痩せたうさぎから解放された」と娘は思って、落ち着いて食べ始めると、キツネが出てきました。

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,
Бирче азрак ипекәй,—
дигән Төлке.
「とても疲れたよ、娘さん、
とてもおなかが減ったよ、娘さん、
少しパンをくださいな」
とキツネは言いました。

«Кит! Сиңа түгел, үземә дә аз әле монда!» — дигән Кыз һәм Төлкенең башына таяк белән суккан. Төлке, ачу итеп Кызның яулыгын ертып, тырысын тетеп киткән.
「行きなさい!おまえのじゃないの、自分にとっても少ないんだから!」と言って娘は、棒で頭をたたきました。キツネは怒って娘のスカーフを破き、かごをぼろぼろにしていきました。

«Их! Котылдым бу ач Төлкедән!» дип уйлаган Кыз һәм тынычлап ашый гына башлаган икән,— Бүре килеп чыккан.

「ああ、あの空腹のキツネから解放された」と娘は思って、落ち着いて食べ始めると、オオカミが出てきました。

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,
Бирче азрак ипекәй,—
дигән Бүре.
「とても疲れたよ、娘さん、
とてもおなかが減ったよ、娘さん、
少しパンをくださいな」
とオオカミは言いました。

«Кит! Сиңа түгел, үземә дә аз әле монда!» — дигән Кыз һәм Бүренең башына таяк белән суккан. Бүренең моңа бик каты ачуы килгән һәм Кызны кабып йоткан, ди.
行きなさい!おまえのじゃないの、自分にとっても少ないんだから!」と言って娘は、棒で頭をたたきました。オオカミはかんかんに怒って娘を食べて飲み込んでしまったそうな。

Бу вакытта Карт өйдә икән. Карчыгы: «Бар инде, Кызым баегандыр, тизрәк алып кайт!» — дип әрләшә, ди. Карт атын җигеп урманга барса, Кызы юк. Тетелгән тырысы гына җирдә аунап ята, ди. Карт шуны арбасына салып кайтып киткән. Ишегалдына килеп кергәч, Карчыгы йөгереп чыккан. Арбада Кызының тетелгән тырысын күргән һәм хурлыгыннан егылып үлгән, ди.

この時、おじいさんは家にいました。おばあさんは、「行きな、あの子も豊かになっただろう、すぐに連れてきな!」と罵ったそうな。おじいさんは馬を馬車につないで森へ行くと、娘はいません。ぼろぼろのかごだけが地面に転がっていたそうな。おじいさんはこれを馬車にのせて帰りました。庭に入ると、おばあさんが走って出てきました。馬車にある娘のぼろぼろのかごを見ると、恥ずかしさから、倒れて死んでしまったそうな。

Ә Үги кыз әле булса матур гына гомер итә, ди.
一方、養子の娘は今も幸せに暮らしているとさ。

ブログランキングに参加中です。
どちらかのバナーをクリックして、私たちの応援をよろしくお願いいたします!
そのほか、素敵なロシア・中央アジア情報にも出会えるかも?

にほんブログ村 海外生活ブログ ロシア情報へ にほんブログ村 海外生活ブログ 中央アジア情報へ

0 件のコメント:

コメントを投稿