2018年7月16日月曜日

【ニュース】カザンが2036年五輪の開催権をかけて争う可能性

Казан 2036 елда Олимпия уеннарын үткәрү хокукы өчен көрәшергә мөмкин

Казан 2036 елда Олимпия уеннарын үткәрү хокукы өчен көрәшергә мөмкин

2018716日付 Tatar-inform

"Казанда спорт инфраструктурасы зур үсеш алган, шәһәр үзенчәлекле космополитик үзәк булып тора", - дигән Росия Олимпия комитеты башлыгы.
ロシア五輪委員会の委員長:「スポーツインフラが大きく成長したカザンは、ユニークな国際的中心だ」

Казан һәм Санкт-Петербург 2036 елда җәйге Олимпия уеннарын үткәрү хокукын алу өчен көрәшергә мөмкин. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы, Россия Олимпия комитеты башлыгы Станислав Поздняковка сылтама ясап, хәбәр итә.
カザンとサンクトペテルブルクが2036年の夏季五輪開催権を獲得するため争う可能性がある。これについて、インテルファクス通信がロシア五輪委員会のスタニスラフ・ポズドゥニャコフ委員長の発言を引用し報じた。

«2024 һәм 2028 елларда Уеннар Европа һәм Америкада узачак, ә 2032 елга гаризаны башка континентлар да бирә ала», - дигән Поздняков.
2024年と2028年に五輪はヨーロッパとアメリカで行われます。2032年への申請は他の大陸も行うことができます」とポズドゥニャコフ氏は言う。

Россия Олимпия комитеты башлыгы сүзләренчә, хәзер инде 2036 елда Олимпия уеннарын үткәрүгә гариза бирү турында сөйләшә башларга мөмкин. Ярышларны бары тик моңарчы Уеннар уздырылмаган, халкы миллионнан арткан шәһәрләр генә кабул итә алачак, дип ачыклык керткән ул.
彼によると、もう2036年の五輪開催申請に関する話し合いを始める可能性があるという。今まで開催したことのない、人口100万人以上の都市だけが大会を引き受けることができると彼は説明した。

Поздняков әйткәнчә, Казанда спорт инфраструктурасы зур үсеш алган, шәһәр Европа белән Азияне тоташтыра һәм үзенчәлекле космополитик үзәк булып тора.
ポズドゥニャコフ氏は、スポーツインフラが大きく成長したカザンは、ヨーロッパとアジアを結ぶ、ユニークな国際的中心であると述べた。

Гаризаны 2028 елда тапшырырга кирәк, дигән Россия Олимпия комитеты башлыгы.
申請は2028年に行う必要があるという。

訳者:tozangezan, boltwatts

0 件のコメント:

コメントを投稿