2018年7月14日土曜日

【ニュース】3人の日本人がタタール語ニュースの日本語翻訳を開始

Өч япон егете татарча яңалыкларны япон теленә тәрҗемә итә башлаган

 

2018713日付 Tatar-inform

“Проектның сәхифәсендә “Татар-информ” офисында кунакта булганда төшергән фотоны урнаштырдым”, - диде Юто Хишияма.
「プロジェクトのページにはTatar-informのオフィスにお邪魔した時に撮った写真を載せました」と菱山さんは話した。

Татарча яңалыкларны япончага тәрҗемә итү проекты башланган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә япон егете Юто Хишияма хәбәр итте.
  • Юто 2014 елда Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада Гран-при яулады.
タタール語ニュースを日本語に翻訳するプロジェクトが始まった。これについて、Tatar-inform通信社の記者に、日本人の菱山湧人さんが報告した。
  • 菱山さんは2014年にカザンでの国際タタール語・文学オリンピックでグランプリを獲得した。
Юто проектның Япониядә әле таныш булмаган татар дөньясын таныту максатыннан гамәлгә кертелгәнен әйтте. “Проектның ике максаты бар: беренчесе – татар дөньясы яңалыкларын японнарга җиткерү, икенчесе – тәрҗемә итеп, татар телен ныграк өйрәнү”, - диде ул.
菱山さんはプロジェクトが、日本でまだ知られていないタタール世界を少しでも知ってもらうために始められたとし、「プロジェクトには二つの目標があります。一つ目はタタール世界のニュースを日本人に向けて発信すること、二つ目は翻訳を通してタタール語をよりしっかり学ぶことです」と述べた。

Япон егете сүзләренчә, бу идея күптән туган. “Мин 4-5 ел элек, 2013-2014 елларда үз блогымны булдырып, татарча һәм башкортча яңалыкларны япончага тәрҗемә итә башлаган идем. “Татар-информ”ны да кертеп, 7 сайттан рөхсәт алган идем. Ләкин, берүзем дәвам иттерү кыен иде. Тәрҗемә эше тукталып торды. 2015 елның августында, 5 нче олимпиада җиңүчесе Мидзуки белән "Акбарс" исемле яңа сайт ачтым. Шушы сайтның яңалыклар рубрикасында яңадан тәрҗемә эшен башладым, ләкин соңгы 1-2 елда тәрҗемә эше кабаттан өзелде. Яңадан тәрҗемә итә башлау теләге кичә генә туды”, - дип сөйләде ул.
菱山さんによると、このアイデアは以前からあったという。「私は45年前、2013-14年に自分のブログを開設し、タタール語とバシキール語のニュースを日本語に翻訳し始めました。Tatar-informを含めた7つのメディアから許可を頂きました。しかし、ひとりで続けるのは難しく、翻訳活動は止まってしまいました。20158月に、第5回タタール語オリンピックで優勝したミズキさんと『アクバルス』という名前のサイトを立ち上げました。このサイトのニュースコーナーで再び翻訳を始めましたが、ここ12年、翻訳活動はまた止まっていました。再び翻訳を始めたいという気持ちは、昨日湧いてきました」と彼は話す。

Юто Хишияма әйтүенчә, татар теленнән халыкара олимпиадада катнашу өчен татар телен тырышып өйрәнүче дусты Хидэның, үз блогында татарча яңалыкларны тәрҗемә итә башлавы этәргеч биргән. “Үземнән кала татарча өйрәнүче өч япон – Хидэ, Мидзуки һәм Чихирога татарча яңалыкларны тәрҗемә итү идеясе турында яздым. Хидэ һәм Чихиро риза булдылар. Бүген "Акбарс" сайтында шушы проектның сәхифәсен булдырдым да, бер мәкаләне тәрҗемә итеп урнаштырдым. Хиде һәм Чихиро да инде яңалыкларны тәрҗемә итә башлаган”, - дип әйтте Юто.
  • Чихиро Тагучи быел олимпиадада беренче урынны алды.
菱山さんによると、タタール語オリンピックに参加するため、タタール語を熱心に学ぶ友人のヒデさんが、自身のブログでタタール語ニュースの翻訳を始めたことが刺激になったという。「自分以外にタタール語を学んでいる3人の日本人(ヒデさん、ミズキさん、チヒロさん)に、タタール語ニュース翻訳のアイデアについて連絡したところ、ヒデさんとチヒロさんが賛同してくれました。今日、アクバルスのサイトでこのプロジェクトのページを作り、一つ記事を翻訳し掲載してみました。ヒデさんとチヒロさんもすでにニュースの翻訳を始めています」と菱山さんは言う。

·         チヒロさんは今年オリンピックで一位入賞

Юто Хишияма проектның сәхифәсендә “Татар-информ” офисында кунакта булганда төшергән фотосын урнаштырганын әйтте.
菱山さんは、プロジェクトのページにTatar-informのオフィスにお邪魔した時に撮った写真を載せたことを述べた。

訳者:boltwatts

ブログランキングに参加中です。
どちらかのバナーをクリックして、私たちの応援をよろしくお願いいたします!
そのほか、素敵なロシア・中央アジア情報にも出会えるかも?

にほんブログ村 海外生活ブログ ロシア情報へ にほんブログ村 海外生活ブログ 中央アジア情報へ

0 件のコメント:

コメントを投稿