2018年8月11日土曜日

【ニュース】タタール語を・・・人形が教える!

Татар теленә... курчак өйрәтәчәк

6-1
製作者のエリザさんと人形

2018
810日付 Ватаным Татарстан

Уен-муен эш түгел бу! Татарстанда саф татар телендә сөйләшүче уенчыклар җитештерүне җайга салмакчылар. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның халыкны кабул итүеннән соң билгеле булды. Республика башлыгы Россия Президентының Татарстандагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә шәхси мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итүчеләр белән аралашты.
これはお遊びではない!タタールスタンで、純粋なタタール語を話す人形の製作が本格化する見込みだ。これについては、タタールスタンのルスタム・ミンニハノフ大統領が来訪者らと面談した後、明らかになった。タタールスタン大統領は、ロシア大統領のタタールスタンにおける応接室で、個人的な問題に関して訴える人たちと話した。

Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорап килүчеләр арасында Питрәч районының Богородское авылыннан бер кочак курчак күтәргән Эльза Хөснетдинова да бар иде. Укучыларыбызга ул яхшы таныш. Мөселман курчаклары иҗат итүче эшмәкәр турында язган идек инде. Хәзер исә Эльза Хөснетдинованың курчаклары татарча җырлый башлаган әнә.
ルスタム・ミンニハノフ大統領に支援を求めた人たちの中に、ペストレツィ郡ボゴロツコエ村からひと抱えの人形を持ったエリザ・フスネッディノワさんがいた。彼女は本紙の読者にはおなじみだ。ムスリムの人形を作る実業家である彼女についてはすでに記事を書いた。なんともう彼女の人形はタタール語で歌も歌い始めたそうだ。

“Татарстан Президентының туган телебезне саклауның әһәмияте турындагы, моның өчен һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш, дигән сүзләрен ишеткәч, татар телендә сөйләшүче уенчык ясау теләге туды. Мөселман курчакларын дүрт елга якын иҗат итәм. Эш җайга салынган дисәм дә була, шуңа күрә курчаклар ясауны тагын да җәелдерергә булдым”, – дип сөйләде “ВТ” хәбәрчесенә Эльза Хөснетдинова. Татарча сөйләшүче курчаклар иҗат итүне Питрәч районы җитәкчелеге дә хуплаган. Эшмәкәргә тәүге уенчыкларны иҗат итүгә киткән чыгымнарны капларга булышканнар. Татар курчагы исәнләшеп кенә калмыйча, халыкның яшәү рәвеше, милли аш-суларыбыз турында да шартлатып “сөйли” белә. Балаларга уйнарга кызыграк булсын өчен, уенчыкның киемен алмаштырырга мөмкин. Бәясе – өч мең сум чамасы. Тәвәккәл таш яра, ди: Эльза Хөснетдинова ирешкән уңышларында гына тукталып калмаган. Проект турында Президентка да сөйләде ул.
私たちの母語を守ることは重要で、そのために一人一人が貢献しなければならない、というタタールスタン大統領の言葉を聞いて、タタール語で話す人形を作ろうと思いました。それから私はムスリムの人形を4年近く作っています。仕事は軌道に乗ったと言えます。なので、人形作りをもっと広げることにしました」と彼女は私たちの記者に話した。タタール語を話す人形の製作に、ペストレツィ郡の指導部も賛同し、最初の人形製作にかかった費用の工面を助けた。タタール人形は挨拶だけでなく、民族の生活様式や民族料理についてもぺらぺらと「話す」ことができる。子供たちにとって遊ぶのがより楽しくなるために、人形の服の着せ替えができる。値段は3000ルーブル(約6000円)ほど。「勇敢なものは石をも割る」という諺があるが、エリザ・フスネッディノワさんは達成した成果で立ちどまらず、(今後の)プロジェクトについて大統領に話した。

“Рөстәм Миңнехановка татарча сөйләшүче курчаклар бик ошады, – ди эшмәкәр. – Президент әйтүенчә, мондый уенчыклар балаларга кечкенәдән үк татар телен өйрәнергә ярдәм итә, милли горурлык хисе уята. Республика башлыгы ярдәм итәргә дә ышандырды. Ул Казан халык сәнгать кәсепләре һөнәри лицее белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында әйтте”. Алга таба татарча сөйләшүче курчаклар республикадагы балалар бакчаларында да пәйда булмагае. Президент әнә шундый тәкъдим дә җиткергән. Республика башлыгы белән очрашудан соң, Эльза Хөснетдинованы Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашуга чакырганнар. Хәзер уенчык кызга иптәшкә татарча сөйләшүче малай җитештерә башлау фикере дә бар. Аларга исемнәр дә уйлап тапмакчылар.
「ミンニハノフ大統領は、タタール語を話す人形を大変気に入られました。大統領が言うには、このようなおもちゃは、子供たちが小さいころからタタール語を学ぶ手助けになり、民族を誇りに思う気持ちを芽生えさせます。大統領は支援を約束してくださいました。大統領はカザン民族芸術手工業職業学校と協力する可能性についても述べられました」と彼女は言う。大統領は、今後タタール語を話す人形がタタールスタンの幼稚園にも登場すれば、という提案も述べたそうだ。大統領と会った後、エリザ・フスネッディノワさんは、タタールスタンのイラダ・アユポワ文化相との面談に呼ばれた。現在、女の子の人形のお友達として、タタール語を話す男の子の人形の制作を始める考えがあるそうだ。それらの人形の名前も考えたいという。

訳者:boltwatts
原文:https://www.vatantat.ru/index.php?pg=1528

ブログランキングに参加中です。
どちらかのバナーをクリックして、私たちの応援をよろしくお願いいたします!
そのほか、素敵なロシア・中央アジア情報にも出会えるかも?

にほんブログ村 海外生活ブログ ロシア情報へ にほんブログ村 海外生活ブログ 中央アジア情報へ

0 件のコメント:

コメントを投稿