2018年8月7日付 Азатлык радиосы
Русиядә
туган телләрне ихтыяри укыту турында яңа канун гамәлгә керү уңаеннан тагын бер,
читтән караш тәкъдим итәбез. Үз фикерләре белән Япониядән Юто Һишияма
уртаклаша.
ロシアで母語教育を任意にする新しい法律が施行されることに際し、我々はもう一つの外からの視点を提供する。日本のユウト・ヒシヤマさんが自身の考えを述べた。
Русия президентының "Ана теле
булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән чыгышыннан чыгып
әзерләнгән ана телен ихтыяри укыту турында канун өлгесе Русия думасында, аннары
Федерация шурасында расланып, Путин тарафыннан имзаланды.
ロシア大統領の「母語でない言語を義務的に教えるのはよろしくないことだ」という発言から準備された母語教育を任意にする法案がロシア国会、その後連邦院で承認され、プーチン大統領によって署名されました。
Ләкин күпләргә ана теле булмаган
"чит тел" предметы (күп очракта ул инглиз теле) мәҗбүри укытыла һәм
аңа каршы булучылар юк диярлек. Шунлыктан "ана теле булмаган телне мәҗбүри
укыту – ярамаган хәл" дигән сәбәп уйдырма гына. Чын сәбәбе – милли
телләрнең урыс дәүләтенә һәм урыс милләтенә кирәк түгеллеге.
しかし、多くの人にとって母語ではない「外国語」という科目(多くの場合、英語)は必修で教えられ、それに反対する人はほとんどいません。よって、「母語ではない言語を義務的に教えるのはよろしくないことだ」という理由は建前であり、本当の理由は、民族語がロシア人国家・ロシア民族に必要ないからです。
Канун өлгесе кабул ителгән Федерация
шурасы утырышында милли телләрне яклаган бер генә депутат, ЮНЕСКО мәгълүматларына
нигезләнеп, Русиядә күп телләрнең юкка чыгу куркынычы астында икәнен әйтте. Бу
чыгышны Федерация шурасы рәисе "ялгыш мәгълүмат таратмагыз" дип кире
какты. Федерация шурасы рәисе "Совет берлеге һәм яңа Русия чорында аз
санлы халыкларның берсенең дә теле юкка чыкмады" диде.
法案が承認された連邦院の会議で、民族語を支持したただ一人の議員は、ユネスコの情報に基づき、ロシアで多くの言語が消滅の危機に瀕していることを述べました。この発言を連邦院議長は「誤った情報を広めないでください」と言って否定し、「ソ連時代にも新生ロシア時代にも少数民族の言語は一つも消滅していません」と述べました。
日本の新聞に載ったタタールスタンにおける言語問題に関する記事 |
Кайсысы дөрес икәнен әйтеп торасы да юк. Чынлыкта камас теле кебек XX-XXI гасырда юкка чыккан телләр бар. Европа галимнәре бу канун болай да куркыныч астындагы милли телләрнең дәрәҗәсен тагын да төшерәчәк дип аның өлгесенә каршы мөрәҗәгать язганнар. Мин дә алар белән килешәм.
どちらが正しいかは言うまでもありません。実際には、カマス語のように20-21世紀に消滅した言語があります。ヨーロッパの言語学者らは、ただでさえ危機に瀕している民族語の地位を更に低下させるとし、法案に反対の声明を出しました。私も彼らに賛同します。
Федерация шурасы рәисе "Илнең
хакимияте бу телләр саклансын өчен бөтен шартларны тудыра" диде. Алайса
нигә телләр юкка чыгып бара? Нигә болай да юкка чыгып барган телләрне ихтыярига
калдырып, "сау-сәламәт" рус телен күбрәк укытырга булдылар? Бер
депутат ясаган чыгышта бу сәясәтнең чын максаты чагылыш таба. "Илебезнең
бөтенлеге бозылмасын өчен илдә бер генә тел булырга тиеш – урыс теле" диде
ул.
連邦院議長は「政府はこれらの言語の保護のためにあらゆる条件を創出しています」と述べました。ならば、なぜ多くの言語が消滅しつつあるのでしょうか?なぜ、ただでさえ死につつある言語の教育を任意にし、「全く健康な」ロシア語をより多く教えることにしたのでしょうか?ある議員の以下の発言が、この政策の真の目的を反映しています。「我が国の一体性を損なわないために、国に言語は一つだけでなければならない。それはロシア語だ!」(訳者注:なお、連邦院議長はこの発言は否定していない)
Бу канунга күрә, урысча белү – мәҗбүри,
ә милли телләр – ихтыяри гына. Димәк милләтләр үзләренең юкка чыгып барган
телләрен теләгәнчә өйрәнә алмыйча, урысча камил белгән "россиян"
булырга мәҗбүрләр. Ягъни, "россиян" булу – мәҗбүри, ә татар булу –
ихтыяри.
この法律によると、ロシア語は必修(最大週11時間)で、民族語は任意(「母語」として週2時間)です。つまり、少数民族は自分たちのなくなりつつある言語を満足に学ぶことができない中で、ロシア語が完璧にできる「ロシア国民」になることを強いられています。つまり、「ロシア国民」になるのは必須ですが、「タタール人」になるのは任意だということです。
"Теләсәгез укыгыз үз телегезне. Без
комачауламыйбыз бит" диләр урыс милләтчеләре. Бу – дөрес түгел. Аларның
милли телләрне аз гына булса да белергә теләмәүләре, алар белән
кызыксынмаулары, аларны хөрмәт итмәүләре – милли телләрнең үсешенә бик нык
комачаулый. Алар үзләре дә Русиядә милли телләрнең "кирәкмәгән тел"
булуына сәбәп булалар.
「学びたいなら学べばいいじゃないか、我々は邪魔していないだろう」とロシア人民族主義者らは言いますが、これは正しくありません。彼らが民族語を少しも知りたがらないこと、民族語に興味を持たないこと、民族語を尊重しないことが、民族語の発展を阻害しているのです。彼ら自身が、ロシアで民族語が「要らない言語」となることの原因の一つになっているのです。
Бу хәл – үсемлеккә туфрак кына биреп, су
сипмәүгә охшаган. Милли телләрне саклау һәм үстерү өчен теләүчеләрнең генә
өйрәнүе җитми. Шушы җирдә яшәүче барлык кешеләрнең аз булса да аны белүе, аны
хөрмәт итүе кирәк. Үлем чигендә торган телләр турында "Кем тели, шул гына
укысын" дию – шушы телләрне үтерү белән бер.
この状態は、植物に土を与えるが水をやらないのに似ています。民族語の保護・振興には、学びたい人だけが学ぶのでは不十分です。その地域に住む全ての人が、少しであってもその言語を知り、その言語を尊重しなければなりません。死に瀕した言語について、「学びたい人だけ学べ」と言うのは、その言語を殺すのと同じです。
Элек Русия империясе "милләтләр
төрмәсе" дип атала иде. Хәлләр болай дәвам итсә, XXI гасырда Русия
"милләтләр зираты" булырга мөмкин. Шулай булмас дип өметләнеп калам.
かつてロシア帝国は「諸民族の監獄」と呼ばれていました。状況がこのまま続けば、21世紀のロシアが「諸民族の墓場」になってしまうかもしれません。そうならないことを願っています。
Юто Һишияма
Япония
ユウト・ヒシヤマ
日本
訳者:boltwatts
原文:https://www.azatliq.org/a/29407645.html
ブログランキングに参加中です。
どちらかのバナーをクリックして、私たちの応援をよろしくお願いいたします!
そのほか、素敵なロシア・中央アジア情報にも出会えるかも?
そのほか、素敵なロシア・中央アジア情報にも出会えるかも?
0 件のコメント:
コメントを投稿