2018年8月27日月曜日

【ニュース】タタールスタン当局、移民にタタール語の試験は必要ないとの認識

Татарстан министры мигрантларга татар теленнән имтихан бирү кирәк дип санамый

Мигрантлар урыс теленнән имтихан бирә. Архив фотосы
ロシア語の試験を受ける移民

2018827日付 Азатлык радиосы

Татарстанның хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова мигрантларга рус теленнән имтихан бирү дә җитә дип саный. Аның фикеренчә, татар теленнән, дәүләт статусында булуына карамастан, сынау уздыру кирәкми.

タタールスタン労働・社会保障・雇用相のエリミラ・ザリポワ氏は、移民にはロシア語の試験で十分だと考えている。大臣の考えでは、タタールスタンの国家語であるにも関わらず、タタール語の試験は必要ない


Бүгенге көндә Русиядә, шул исәптән Татарстанда да мигрантларга урыс теленнән тест һәм телдән имтихан тапшыру мәҗбүри. Татарстанда дәүләт теле булган татар теленнән исә сынау каралмаган. Матбугат очрашуында министрга, бу дәүләт теленә карата дискриминация сәясәте дип санамыйсызмы, дигән сорау юлланды.

現在、タタールスタンを含めたロシアで、移民はロシア語のテストと口頭試験の受験が義務付けられている。タタールスタンの国家語であるタタール語の試験は検討されていない。記者会見で、これが国家語に対する差別政策であるとは考えないか、という質問が大臣に向けてなされた。


"Бүгенге көндә мигрантлар республикага эшләргә килә. Канун нигезендә, урыс теленнән курслар каралган. Бу аларга үз эшләрен алып барырга җитә дип уйлыйм. Кем үзбәкчә, кем казакъча сөйләшә – алар татар телен дә аңлый. Урыс теленә караганда да яхшырак беләләр" дип җавап бирде хезмәт министры Эльмира Зарипова.

「現在、移民はタタールスタンに働きに来ます。法律に基づき、ロシア語の講座が検討されています。これは彼らが自身の仕事を行うのに十分だと考えます。ある人はウズベク語、ある人はカザフ語を話します。彼らはタタール語も分かります。ロシア語よりも良くできます」とエリミラ・ザリポワ大臣は回答した。


Журналистлар белән очрашуда урыс теленең мөһимлеге һәм мигрантлар аны начар белүе хакында әйтелде.

記者会見ではロシア語の重要性と、移民のロシア語能力が低いことについて語られた。


2015 елдан Русиядә вакытлыча яшәү һәм эшләүгә патент алыр өчен мигрантлар урыс теле, Русия тарихы һәм кануннары буенча тест һәм телдән имтихан бирергә тиеш. Милли республикаларның дәүләт телләреннән имтихан каралмаган.

2015年以降、ロシアでは一時的な居住や労働の資格取得のため、移民はロシア語やロシア史、法律のテストと、口頭試験を受験しなければならない。民族共和国の国家語の試験は検討されていない


Бүгенге көндә Татарстанда 70 меңнән артык мигрант теркәлгән.

現在、タタールスタンには7万人以上の移民が登録されている。


訳者:boltwatts
原文:https://www.azatliq.org/a/29455324.html

ブログランキングに参加中です。
どちらかのバナーをクリックして、私たちの応援をよろしくお願いいたします!
そのほか、素敵なロシア・中央アジア情報にも出会えるかも?

にほんブログ村 海外生活ブログ ロシア情報へ にほんブログ村 海外生活ブログ 中央アジア情報へ

0 件のコメント:

コメントを投稿