2018年8月9日木曜日

【ニュース】タタールの村の学校でもロシア語で授業?デマか真実か

“Утка” ташламагыз!” Шәдче мәктәбе русча укытуга күчәме: Бөтендөнья татар форумы рәисе урынбасары "күчә" ди, министрлык "күчми" ди

「タタール語を守ろう!」と書かれた冊子

201888日付 intertat

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов 7 август көнне социаль челтәрләрдә татар авылларында башлангыч мәктәпләрендә дә рус телендә укыту башлана дип белдерде. Социаль челтәрдә ул мисал итеп Мамадыш районы Шәдче авылын күрсәтә. “Татар-информ” бу хәбәрнең ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килүен тикшерде.
全世界タタール青年フォーラムの副議長アイラット・ファイズラフマノフ氏は、87日にSNSで、タタール人の村の初等学校でもロシア語で教え始めたと述べた。SNSで彼は例として、ママドゥシュ郡のシェドゥシェ村を挙げた。Tatar-informintertatを運営しているタタールスタンの通信社)はこれがどれほど本当なのかを調査した。

“Авылларда да, башлангыч мәктәптән ук русча укыта башладылар. Шәдче авылы, Мамадыш районы башлангыч сыйныф өчен рус телле уку әсбаплары алынган”, - дип яза Айрат Фәйзрахманов “Фейсбук”та.
村でも、初等学校からロシア語で教え始めました。シェドゥシェ村(ママドゥシュ郡)で、低学年向けのロシア語で書かれた教材が購入されました」とアイラット・ファイズラフマノフ氏はfacebookに書いた。

アイラット氏の投稿

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов “Татар-информ” хәбәрчесенә үз язмасы хакында аңлатма бирде: “Татарстандагы авылларның татар телендә белем бирә торган мәктәпләрдә рус телендә укыту күптәннән күзәтелә. Авыл җирендә рус теленә өстенлек бирә башладылар. “Мин авыл кешесе, баламны кеше итәсем килә, шуңа күрә дә ул рус телен камил дәрәҗәдә белергә тиеш, рус телендә укыса яхшырак” дигән сүзләр еш ишетелә. Күпчелек рус телле, азчылык татар телле. Галим буларак, шуны әйтәсем килә: әгәр дә кеше азчылык телне белсә, ул һәрвакыт күпчелек телен өйрәнә алачак”, - ди ул.
全世界タタール青年フォーラムの副議長で、歴史学修士であるアイラット・ファイズラフマノフ氏はTatar-informの記者に、自身の投稿について説明した。「タタールスタンの村々の、タタール語で教育を行う学校におけるロシア語での教育は、かなり前から見られています。村では、ロシア語が優先され始めました。『私は村の人間だ、子供を立派な人間にしてやりたい、だからロシア語が完璧にできるようになってほしい、ロシア語で学んだ方がいい』という言葉が頻繁に聞かれます。多数はロシア語話者で、タタール語話者は少数です。学者として、以下のことを言いたいです。少数言語ができる人は、常に多数派の言語を学ぶことができます」と彼は述べた。

Мәктәп: “Укыту татарча алып барылачак”
学校側:「教育はタタール語で行われる」

Шәдче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ленар Садыйков бу мәгълүматны расламады да, әмма тулы җавап та бирә алмады: “Мин әле мәктәпкә яңа гына - апрель аенда гына килдем. Элекке уку программасы турында сөйли алмыйм. Яңа уку планын әлегә төзеп бетермәдек, аның нинди буласын белмим. Татар мәктәпләренә рус телле әсбаплар кайтаруны яхшымы-начармы икәнен үзем дә аңлап бетермәдем”, - диде ул. Директор бу сорау белән китапханәчегә мөрәҗәгать итүне сорады.
シェドゥシェ中等普通教育学校のレナル・サディコフ校長はこの情報を認めなかったが、はっきりした返事もできなかった。「私はまだ学校に4月に着任したばかりです。以前の教育プログラムについては話せません。新しい教育計画はまだ完成していません。それがどうなるか知りません。タタール人学校にロシア語で書かれた教材が返却されることがいいのか悪いのかについては、自分も完全には分かりません」と校長は話し、この問題については図書館員に連絡するよう言った。

Шәдче мәктәбе китапханәчесе Гөлнара Хәйдәрова сүзләренчә, уку әсбаплары рус теле дәресе буенча гына кайтарылган, мәктәптә укыту фәкать татар телендә генә алып барыла. “Безнең мәктәптә рус теле һәм рус әдәбияты дәресләре генә русча укытыла. Кайтарылган уку әсбаплары да рус теле һәм рус әдәбияты дәресләре өчен иде. Шәдче мәктәбендә дәресләр быелгы уку елында да татар телендә укытылачак. Бөтен әдәбиятлар да алынды, өстәмә әсбаплар 10-11 сыйныфка каралган. Алар татар телендә дә, рус телендә дә бар. Укытучылар, балаларның БДИны уңышлы бирүләре максатыннан, тугызынчы һәм унберенче классларда гына русча укыта. Имтихан нәтиҗәләре яхшы”, - дип сөйләде Гөлнара ханым.
シェドゥシェの学校の図書館員ギュルナラ・ハイダロワ氏によると、教材はロシア語の授業のもののみが購入されたという。学校で教育はタタール語のみで行われている。「私たちの学校では、ロシア語とロシア文学の授業のみがロシア語で教えられています。購入された教材はロシア語とロシア文学の授業のものです。シェドゥシェ村の学校の授業は今年度もタタール語で教えられます。すべての図書が届きました。追加の教材は10-11年生用です。それらはタタール語のものも、ロシア語のものもあります。先生たちは、子供たちが統一国家試験(日本で言うセンター試験)に合格できるために、9年生と11年生でだけロシア語で教えています。試験の結果は良いです」とギュルナラ氏は話した。

Айрат Фәйзрахманов: “Татарча укытыла дигәнгә шикләнеп карарга кирәк”
アイラット氏:「タタール語で教えられると言っているが、これは疑って見る必要がある」

Бөтендөнья татар форумы рәисе урынбасарына бу мәгълүматны җиткергәч, ул аңа шикләнеп карарга кирәклеген әйтте.
“Кайбер татар мәктәпләре, татар телендәге уку дәреслекләрен кабул итеп ала да, шул килеш үзләрендә яткыра, сыйныф рус телендә укый. Тикшерү килә калса, укучыларга тиз генә татар телендәге китапларын алырга кушалар. Моның турында бары тик ата-аналар белән аралашып кына белеп була”, - дип саный Айрат Фәйзрахманов.
アイラット氏にこの情報が届くと、彼はそれを疑って見なければならないと述べた。
「一部のタタール人学校では、タタール語で書かれた教科書を受け取ってそのまま置いておき、クラスはロシア語で学んでいます。監査が来ると、生徒にすぐタタール語の本を手に取るようにいいます。こういったことは、親たちと話さなければ分からないことです」とアイラット氏は考える。

アイラット氏

Район һәм министрлык: “Утка” таратып ятмагыз”
郡と教育省:「デマ流すな」

“Татар-информ” 7 август көнне район мәгариф бүлеге белән элемтәгә керә алмады. Бүген, 8 август көнне Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф бүлеге” җитәкчесе Илдус Габдрахманов Шәдче мәктәбенә рус телле уку әсбаплары кайтарылганлыгы турындагы мәгълүматны кире какты. “Шәдче мәктәбендә барысы да яхшы, аңа инде 100 ел була. Бу "утка"ны кем чыгарды? Сезгә "утка" чыгарырга гына булсын инде! Халыкка андый "утка" ташламагыз! Ничек эшләдек, шулай эшләвебезне дәвам итәчәкбез. Анда татарча белем бирәләр. Минем районда 24 милли мәктәп бар, аларның барчасы да штат режимда эшли, һәрберсендә дә татар телендә белем бирелә. Имеш-мимешләр чыгарып утырмыйк. Рус телле дәреслекләр кайтарылган дигән сүз дөрес түгел”, - диде ул.
Tatar-informは、87日に郡の教育部と連絡をとることができなかった。本日88日、ママドゥシュ郡執行委員会教育部のイルドゥス・ガブドゥラフマノフ部長は、シェドゥシェの学校で、ロシア語で書かれた教材の購入についての情報を否定した。「シェドゥシェ村の学校は何も問題ありません、この学校はもう創立100年になります。その『デマ』は誰が流したのですか?あなたたち(ジャーナリスト)は『デマ』を集めてばかりいますが、人々にそのような『デマ』を流さないでください!我々は今まで通り働くだけです。そこではタタール語で教育が行われています。私の郡には24の民族学校がありますが、すべてが通常通りの体制で、タタール語で教育を行っています。噂を流すのはやめましょう。ロシア語で書かれた教材を購入したというのは正しくありません」と彼は言った。

“Татар-информ” Мәгариф һәм фән министрлыгыннан аңлатма сорап мөрәҗәгать итте. Министрлыкның милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков бу мәгълүматны шулай ук кире какты. “Министрның беренче урынбасары бу мәсьәләне, район белән элемтәгә кереп, шәхсән үзе тикшерде. Бу хәбәр дөреслеккә туры килми. Шәдче мәктәбендә укыту татар дәреслекләре нигезендә алып барылачак. Бу хәбәрнең нәрсәгә нигезләнеп барлыкка килгәнен әйтә алмыйбыз”, - диде ул.
Tatar-informは教育科学省に説明を求め連絡した。省の民族教育部のイルギス・ハリコフ部長もこの情報を否定した。「省の第一副大臣がこの問題を、郡と連絡をとり、自ら調査しました。その情報は本当ではありません。シェドゥシェ村の学校では、タタール語で書かれた教科書に基づいて教育が行われます。その情報は何がもとで出てきたのかわかりません」と彼は述べた。

Җәмәгать эшлеклесе һәм әти кеше: “Татар мәктәпләрендә русча укыту бар”
社会活動家と父親:「タタール人学校でもロシア語で教えている」

ТР мәгарифне үстерү институтыннан Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин татар мәктәпләрендә рус телле дәреслекләр белән укуны яңалык дип санамый. “Хәзер ата-аналар уку телен үзләре сайлый, яңа закон нигезендә алар теләсә нинди әсбапка заказ бирә ала. Монда мәктәпнең дә, министрлыкның да, мәгариф бүлегенең дә  роле юк. Рус телен туган тел буларак укытыр өчен, Россия Мәгариф министрылыгы яңа әсбаплар әзерләгән, тиздән таратылачак. Ә инде татар мәктәпләренең рус телле дәреслекләргә заказлар бирүе күптәннән бар, ул яңалык түгел”, - диде Марат Лотфуллин.
タタールスタン共和国教育振興研究所のマルジャーニー歴史研究所に所属するベテラン研究者マラット・ロトゥフッリン氏は、タタール人学校においてロシア語で書かれた教科書で教えるのを新しいこととは考えていない。「現在、両親は教授言語を自分たちで選び、新しい法律に基づいて彼らはどんな教材も注文することができます。これに関しては学校も省庁も教育部も関係ありません。ロシア語を母語として教えるために、ロシア教育省は新しい教材を準備し、間もなく配布されます。一方、タタール人学校がロシア語で書かれた教科書を注文するという事は以前からあり、これは新しいことではありません」とマラット氏は述べた。

Татар милли мәгарифе темасы өлкәсендә актив булган җәмәгать эшлеклесе, улы татар мәктәбендә укыган Тәлгать Әхмәдишин да татар мәктәпләрендә русча укыту күренеше барлыгын әйтте. “Бүгенге көндә күпчелек татар авылларында рус телендә укыталар. Русча укыган балалар акрынлап русча аралашуга күчә бара. Татар телендә укып, контроль эшләрне, тестларны русча тапшырган кешеләрне беләм. Чаллының 2нче татар гимназиясендә улым укый, аларга да еллык контроль эшләрне русча эшләтәләр. Мәгариф министрлыгы бик үк дөрес мәгълүмат бирә дип әйтә алмыйм. Республикада татарча укыту сирәгәйде дип уйлыйм”, - дип белдерде Тәлгать Әхмәдишин.
タタール民族教育の分野で活動する社会活動家で、息子がタタール人学校で学ぶタルガット・アフマディシン氏も、タタール人学校においてロシア語での教育が見られると述べた。「こんにち、タタール人の村の多くで、ロシア語で教育が行われています。ロシア語で学んだ子供たちは徐々にロシア語で会話するようになっていきます。タタール語で学び、テストをロシア語で受けた人たちを知っています。(タタールスタン第二の都市)ナーベレジヌイェ・チェルヌィの第2タタール人ギムナジアで息子が学んでいます。そこでも、年度末のテストをロシア語でやらせています。教育省があまり正しいことを言っているとは言えません。タタールスタンでタタール語での教育は減っていると思います」とタルガット・アフメディシン氏は話す。

“Удмуртиядә удмурт телен күптәннән үк ихтыяри укыйлар. Бөтен республикага удмурт баласының ун проценты гына туган телләрен өйрәнә. Безнең республикада да шундый хәл кабатланырга мөмкин”, - ди Тәлгать Әхмәдишин.
「ウドムルト共和国(訳者注:タタールスタンの隣にある共和国。ザギトワ選手の出身地)で、ウドムルト語の学習はかなり前から任意となっています。ウドムルト共和国全体でウドムルト人の子供の10%だけが母語を学んでいます。我々の共和国も、このような状態に陥るかもしれません」とタルガット・アフマディシン氏は言う。

訳者:boltwatts

ブログランキングに参加中です。
どちらかのバナーをクリックして、私たちの応援をよろしくお願いいたします!
そのほか、素敵なロシア・中央アジア情報にも出会えるかも?

にほんブログ村 海外生活ブログ ロシア情報へ にほんブログ村 海外生活ブログ 中央アジア情報へ

0 件のコメント:

コメントを投稿