2018年9月7日金曜日

【ニュース】カザン地下鉄の新駅名、タタール語に訳されず

“Дубравная” метро станциясе атамасы ни өчен татар теленә тәрҗемә ителмәгән?



201895日付 Tatar-inform


Казанда 30 августта “Дубравная” метро станциясе ачылды. Ул - башкаладагы 11нче станция. Башка метро станцияләренең атамалары ике дәүләт телендә булса да (мәсәлән, "Козья слобода" - "Кәҗә бистәсе", "Площадь Тукая" - "Тукай мәйданы"), “Дубравная” метро станциясенең татар телле атамасы юк. Сүз уңаеннан, быел 29 август көнне Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев: "Әйдәгез, урамнарның барлык исемнәрен ике телдә языйк. Алайса гел яртылаш. Әйдәгез, бу мәсьәләдә нокта куйыйк", - дип өндәде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе "Дубравная" станциясенә татарча исем бирелмәүнең сәбәбен ачыклады.

カザンで830日に地下鉄ドゥブラヴナヤ駅が開業した。これはカザン地下鉄の11番目の駅だ。カザン地下鉄の駅は二つの国家語(タタール語とロシア語)の駅名を持つが、ドゥブラヴナヤ駅のタタール語名はない。なお、829日にタタールスタン国家顧問のミンティメル・シャイミエフ氏(タタールスタン初代大統領)は、「さあ、通りのすべての名前を二言語で書こうではないか。そうしないといつも中途半端だ。さあ、この問題を終わらせよう」と呼び掛けた。Tatar-inform通信社の記者は、ドゥブラヴナヤ駅にタタール語名がつけられなかった理由を探った。


Казанда “Дубравная” метро станциясен төзү 2014 елда башланды. 2015 елның мартында беренче тоннеле төгәлләнде. 2016 елның мартында станциягә рәсми рәвештә исем бирелде, ә апрельдә икенче тоннель эше төгәлләнде. 2017 елның сентябрендә монолит конструкцияләр куелгач, вестибюль эшләнгәч, монтаж эшләре башланды. “Дубравная” метро станциясенең озынлыгы - 730 метр, киңлеге - 22 метр. Ул 18 метрга кадәр тирәнлектән үтә. Метро станциясе төзелеше, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев сүзләренчә, 5,2 млрд сумга төшкән.
"Дубравная" сүзе татар теленә "имәнлек" дип тәрҗемә ителә. Әмма "Дубравная" метро станциясе ни өчен татар телендә дә "Дубравная" булып калган?  "Татар-информ" хәбәрчесенең Казан мэриясенә юллаган соравына түбәндәге җавап килде:

カザンでドゥブラヴナヤ駅の建設は2014年に始まった20153月に最初のトンネル工事が終わった。20163月に公式に駅名が決まり4月に二番目のトンネル工事が終わった。20179月に現場打ち構造が置かれ、ロビーが作られると、組立工事が始まった。ドゥブラヴナヤ駅は全長730m、幅22mで、深さ18mに位置する。駅工事は、タタールスタンの建設・建築・住宅公営事業省のイルシャット・ギマエフ副大臣によると、52億ルーブル(約100億円)かかった。ドゥブラヴナヤ (Дубравная) はタタール語ではイメンレック (имәнлек) と訳される。しかし、ドゥブラヴナヤ駅はなぜタタール語でもドゥブラヴナヤのままなのか?Tatar-informの記者がカザン市庁に送った質問に対する以下のような回答が届いた。


“Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан “Дубравная” метро станциясенә атама янәшәсендә шул ук исемдәге урам урнашу сәбәпле бирелде. Рус теленнән татар теленә тәрҗемә иткәндә, Казан шәһәре Башкарма комитетының 2016 елның 3 февралендә кабул иткән 286 номерлы "Казан урамнары атамалары реестры"на нигезләнделәр. Реестр нигезендә, әлеге урам рус телендә дә, татар телендә дә бертөрле, ягъни “Дубравная” дип атала (бу хакта шәһәр башкарма комитетының 229 номерлы карары 1989 елның 15 мартында кабул ителде).

「カザン市の沿ヴォルガ地区にあるドゥブラヴナヤ地下鉄駅の名称は、隣に同じ名前の通りがあることから名づけられました。ロシア語からタタール語に翻訳する際、カザン市執行委員会が201623日に承認した第286号の『カザンの通りの名称目録』を参考にしました。目録に基づき、その通りの名称はロシア語でもタタール語でも同じ、つまり『ドゥブラヴナヤ』となっています(これについては、市の執行委員会の第229号の決定が1989315日に承認されています)。


Өстәп шуны әйтик, Казан шәһәренең топонимика буенча комиссиясе “Казан шәһәре урамнары атамалары” белешмәлеген куллана. Әлеге белешмәлек күргәзмә-мәгълүмати атрибутикада тел сәясәтен гамәлгә ашыру комиссиясе һәм Казан шәһәре администрациясе каршындагы "Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы" законны гамәлгә ашыру буенча Җәмәгатьчелек шурасының топонимика буенча комиссиясе тарафыннан әзерләнгән һәм расланган (2001 елның 17 декабре).

加えて、カザン市の地名委員会が『カザン市の通りの名称』便覧を使っています。この便覧は、展示・情報物における言語政策実行委員会と、カザン市行政当局に付属する『タタールスタン共和国諸民族語に関する法律』施行に関する社会理事会の地名委員会によって用意され、承認されています(20011217日)。


Әлеге белешмәлек шәһәрнең урам һәм башка состав өлешләренең татар телендәге язылышын регламентлый. Белешмәлек җәмәгать транспортының тукталыш мәйданчыклары һәм юл күрсәткечләре Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә аталганда һәм Казан шәһәренең урам исемнәре исемлеге төзелгәндә нигез булып тора.

この便覧は、市の通りや他の範疇に属する部分のタタール語表記を法規化しています。この便覧は、公共交通機関の停留所・駅や道路標識がタタールスタン共和国の国家語で名づけられる際、そしてカザン市の通りの名称一覧が作成される際のベースになっています。


Урам исемнәре татар телендә дөрес итеп язылсын дигән максаттан, әлеге белешмәлектә Казан шәһәре урамнары атамаларын 5 төркемгә бүлү схемасы билгеләнгән. Аерым алганда, Дубравная урамының атамасы икенче дәүләт телендәге дөрес язылыш һәм әйтелеш нормалары белән тәңгәллеккә китерелмәгән сүзләрдән торган урам исемнәре төркеменә кертелгән. Алар транскрипция кагыйдәләренә таянып күрсәтелә: “улица Дубравная – Дубравная урамы”, һәм татар теленә тәрҗемә ителмиләр.”

通りの名前がタタール語で正しく書かれるように、その便覧ではカザン市の通りの名称を5つのグループに分ける要略が示されています。ドゥブラヴナヤ通りの名称はというと、第二国家語(タタール語)での正しい表記と発音の規範に適合させられていない語からなる通りの名称グループに入っています。それらは転写法に従って示され(ロシア語:улица Дубравная タタール語:Дубравная урамы)、タタール語に訳されません。


Димәк, җавап хатыннан аңлашылганча, "Дубравная"ны "Имәнлек" дип тәрҗемә итмәүнең документаль нигезе бар.

つまり、回答文から分かることは、ドゥブラヴナヤ (Дубравная) をイメンレック (Имәнлек) と訳さないことの文書的根拠があるということだ。


訳者:boltwatts
原文:
https://intertat.tatar/society/respublikadagy-ya-a-obektlarga-ruscha-isemn-r-nig-dubravnaya-metro-stantsiyase-atamasy-tatar-telen-t/

ブログランキングに参加中です。
どちらかのバナーをクリックして、私たちの応援をよろしくお願いいたします!
そのほか、素敵なロシア・中央アジア情報にも出会えるかも?

にほんブログ村 海外生活ブログ ロシア情報へ にほんブログ村 海外生活ブログ 中央アジア情報へ

0 件のコメント:

コメントを投稿