2018年9月9日日曜日

【ニュース】タタールスタンの高校生、つくばで開催の国際情報五輪で金メダル

Татарстан укучысы Рамазан Рәхмәтуллин Халыкара олимпиадада алтын медаль яулады

Татарстан укучысы Рамазан Рәхмәтуллин Халыкара олимпиадада алтын медаль яулады


201897日付 Tatar-inform


Информатика буенча олимпиада быел Япониянең Цукуба шәһәрендә үтте.

国際情報オリンピックは今年、日本のつくば市で開催された。


Казандагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучысы Рамазан Рәхмәтуллин информатика фәне буенча Япониядә үткәрелгән Халыкара олимпиадада Россия данын яклап, алтын медаль яулады. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә лицейның директоры Елена Скобельцина хәбәр итте.

カザンのロバチェフスキー記念リツェイの生徒ラマザン・ラフマトゥッリン君が、日本で行われた国際情報オリンピックにロシア代表として参加し、金メダルを獲得した。これについて、Tatar-inform通信の記者にリツェイのエレーナ・スコベリツィナ校長が伝えた。


Рамазан быел Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның унберенче сыйныфын тәмамлаган. “Рамазан Н.И.Лобачевский исемендәге лицей исеменнән катнашкан, олимпиадаларда җиңгән бердәнбер укучыбыз түгел. Безнең узган елларда да лаеклы урыннар яулаган укучыларыбыз булды. 2016 елда Казанда үткән Халыкара информатика олимпиадасыннан 9 сыйныф укучысы Әсхәт Сәхәбиев призер дәрәҗәсенә ирешә алды, Илдар Гайнуллин Бөтенроссия күләмендә узган информатика олимпиадасының абсолют җиңүчесе булды.

ラマザン君は今年、ロバチェフスキー記念リツェイの第11学年(訳者注:ロシアの義務教育最終学年)を修了した。「ラマザン君はロバチェフスキー記念リツェイから出場し、オリンピックで勝った唯一の生徒ではありません。去年も、立派な成績を残した生徒がいました。2016年には、カザンで行われた国際情報オリンピックで9年生のアスハット・サハビエフ君が入賞、イルダル・ガイヌッリン君が全ロシア情報オリンピックで優勝しました」


Рамазан олимпиадаларга дәрестән тыш әзерләнде. Тик җиңүгә ирешү өчен, аңа һәр ай саен төрледән-төрле бәйгеләрдә даими катнашырга туры килде. Ул инде Бухарестта, Болгариядә һ.б. җирләрдә үткән сынауларда катнашты. Шуңа күрә Рамазан күбесенчә дистанцион белем алды. Олимпиадалардан кайткач, укытучылар янына барып, консультацияләргә йөрде һәм соңыннан зачетларлар тапшыра иде. Соңгы елда бик тырышып укыды”, - диде лицей директоры .

ラマザン君は授業時間外にオリンピックの準備をしました。ただ、勝つためには毎月様々なコンテストに参加しなければなりませんでした。彼はすでにブカレストやブルガリアなどで行われたテストに参加しています。そのため、ラマザン君はほとんど遠隔で授業を受けていました。オリンピックから帰ると、先生たちのところへ行き、面談に通って、その後テストを受けていました。今年はとても頑張って勉強しました」とリツェイの校長は言う。


Елена Скобельцина сүзләренчә, Рамазан Рәхмәтуллин Казанда туып үскән, гаиләдә бердәнбер бала. Рамазанның әнисе аны укытуга, тәрбияләүгә зур көч куйган. “Рамазан холкы белән тыйнак, сабыр, хезмәт сөючән кеше. Ул җаваплы һәм булдыклы укучы. Чагыштыру өчен: гади укучылар ярты елда үзләштерә алган программаны Рамазан өч көндә өйрәнә алды! Соңгы вакытта Рамазан информатика фәне белән кызыксынды, җиңүгә ахырга кадәр көрәште. Монда Рамазанның тырышлыгы нәтиҗәсе генә түгел, җиңүгә аның остазы Сергей Михайлинның, оештыру эшләре белән булышкан лицейның һәм Казан федераль университетының, аерым алганда, югары уку йортының ректоры Илшат Гафуровның өлеше дә керде. Гомумән алганда, безнең лицейда “2.0 Олимпиада клубы” эшли. Олимпиада хәрәкәтендә катнашкан һәр бала өчен юл картасы төзелә, безгә бирелүче грант акчасын да без олимпиадада катнашучылар өчен, аларның сәләте үсеше өчен тотабыз”, - диде ул.

エレーナ・スコベリツィナ校長によると、ラマザン・ラフマトゥッリン君はカザンで生まれ育った一人っ子で、ラマザン君の母は、彼の教育やしつけに特に力を入れたそうだ。「ラマザン君はおとなしく、我慢強く、勤勉な性格の子です。彼は責任感があり、優秀な生徒です。参考までに、普通の生徒が半年かかって覚えるプログラムを、ラマザン君は三日で覚えました!最近、ラマザン君は情報の科目に興味を持ち、勝つために最後まで頑張りました。これにはラマザン君の努力の結果だけでなく、彼の先生セルゲイ・ミハイリンさんと、準備の仕事で支援したリツェイとカザン連邦大学の学長、特にカザン連邦大学のイルシャット・ガフロフ学長の貢献もありました。そもそも私たちのリツェイには『2.0オリンピッククラブ』があります。オリンピックの活動に参加したすべての子供のためにロードマップが作られ、私たちに与えられる補助金も、私たちはオリンピック参加者のために、彼らの能力の成長のためにとっています」と彼女は言う。


Елена Скобельцина Халыкара дәрәҗәдәге олимпиадаларга үтү өчен балаларга бик күп сайлап алу турлары аша узарга кирәклеген әйтте. “Барысы да лицей күләмендәге олимпиададан башлана, аннары муниципаль, төбәкара, Бөтенроссия күләмендәге олимпиада сынауларын узарга кирәк. Шунда җиңеп чыга алсаң, Россия данын якларга Халыкара олимпиадада катнашучыларны әзерли башлыйлар. Россиянең барлык мәктәпләреннән 45 укучы претендент иде, аларның нибары дүртесе генә Япониядәге Халыкара олимпиадага катнашырга чыга алды. Япониядәге олимпиадада 85 илдән 900 укучы катнашты. Ике укучы Мәскәүдән, берсе Санкт-Петербургтан иде. Безнең Рамазанның нәтиҗәләре башкалардан югарырак булды: ул 900 кешедән торган рейтингта бөтендөньядан 11 урынны алды. Мәскәүдән катнашкан егет 21 урынны, Санкт-Петербургтан 32 урынны һәм Мәскәүдән өченче егет 63 урынны яулады. Россия ике җиңүчене һәм ике призерны алды. Әмма безнең Рамазан башкалардан күпкә алда!” - ди ул.

エレーナ・スコベリツィナ校長は、国際レベルのオリンピックに出場するために、子供たちは多くの選抜段階を通過しなければならないと述べた。「すべてはリツェイ規模のオリンピックから始まり、その後は地区、地域、全国規模のオリンピックを通過しなければなりません。そこで勝ち進めれば、ロシアを代表して国際オリンピックに出場する生徒の選抜が始まります。ロシアのすべての学校から45人の候補がいましたが、そのうちわずか4人だけが日本で開かれる国際オリンピックに参加できました。日本のオリンピックには85の国から900人の生徒が参加しました。二人はモスクワから、一人はサンクト・ペテルブルクからでした。私たちのラマザン君の結果は、他の子たちより高く、彼は900人の順位表の中で、全世界で11番目でした(訳者注:参加上位12分の1までの選手に金メダルが与えられ、以降一定の比率で銀、銅メダルが与られる)。モスクワから参加した男の子は21位、サンクト・ペテルブルクからの子は32位、モスクワからの三人目の子は63位でした。ロシアは二人の勝者と、二人の入賞者を出しました。しかし、私たちのラマザン君は、他の子たちよりもずっと上です!」と彼女は話した。


“Миңа калса, иң объектив олимпиада – информатика буенча. Олимпиадалар ике этапка бүленә: укучылар онлайн режимда информатика фәненнән мәсьәләләр чишә һәм шул арада аларны компьютер тикшерә, тиешле баллар чыгара. Шунысы мөһим – андагы мәсьәләләр барысы да инглиз телендә, укучылар тәрҗемә итә белергә дә тиеш дигән сүз, чөнки инглиз теле – халыкара тел. Россия белән Япония арасында алты сәгать аерма бар, шуның өчен дә безнең балаларга бу олимпиада икеләтә сынау”, - дип сөйләде лицей директоры.

「私の考えでは、最も公正なオリンピックは情報オリンピックです。オリンピックは二つの段階に分かれます。生徒たちはオンラインで情報の問題を解き、その場でそれをパソコンがチェックし、然るべき点数を出します。重要な事は、それらの問題が全て英語で、生徒たちは訳せなければならないということです。なぜなら英語は国際語だからです。ロシア(訳者注:モスクワ時間)と日本の間には6時間の時差があり、そのためロシア代表にとってこのオリンピックは二倍大変です」とリツェイの校長は話した。


“Рамазан быел Санкт-Петербургның информацион технологияләр, механика һәм оптика буенча милли тикшеренү университетының математика һәм информатика факультетына укырга керде. Дөрсен әйткәндә, аңа БДИны югары балларга тапшыруның әһәмияте юк иде, чөнки Халыкара һәм Россия күләмендә җиңеп чыккан укучыга Россиянең теләсә кайсы югары уку йортына ишекләр ачык. Без Рамазан белән инде килештек, ул Лобачевский лицее укучыларын онлайн режимда укытачак”, - диде Елена Скобельцина.

ラマザン君は今年、サンクト・ペテルブルク情報技術・機械・光学大学の数学・情報学部に入学しました。彼にとって統一国家試験(訳者注:日本でいうセンター試験)で高得点をとることは重要ではありませんでした。なぜなら、世界・ロシア規模のオリンピックで勝った生徒には、ロシアのどの大学も門戸を開いているからです。私たちはラマザン君と話し合い、彼はロバチェフスキー記念リツェイの生徒にオンラインで教えることになりました」


Информатикадан Халыкара олимпиада 1989 елдан бирле үткәрелә. Кагыйдә буенча бер командада дүрттән артык катнашучы булмаска тиеш. Россия җыелмасына укучылар бәйге нәтиҗәләре буенча сайлап алына.
Олимпиада ике турда уза, һәр турга бишәр сәгать бүлеп бирелә. Шул вакыт арасында өч алгоритмик мәсьәләне программалаштырырга кирәк. 2017 елда Россия укучыларының дүрт кешедән торган җыелма командасы 1 алтын һәм 3 көмеш медаль яулап ала.

国際情報オリンピックは1989年から開催されている。規則として、一つのチームは4人までとなっている。ロシア代表の生徒たちは、コンテストの結果によって選抜される。オリンピックは二つの段階があり、それぞれ5時間与えられる。その時間内に3つのアルゴリズム問題をプログラム化しなければならない。2017年に4人からなるロシア代表チームは1つの金メダルと3つの銅メダルを獲得した。


訳者:boltwatts
原文:https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/07/171070/

ブログランキングに参加中です。
どちらかのバナーをクリックして、私たちの応援をよろしくお願いいたします!
そのほか、素敵なロシア・中央アジア情報にも出会えるかも?

にほんブログ村 海外生活ブログ ロシア情報へ にほんブログ村 海外生活ブログ 中央アジア情報へ

0 件のコメント:

コメントを投稿