2018年10月8日月曜日

【ニュース】タタールスタン大統領が来日

Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәренә килде

タタールスタン大統領が実務訪問で来日

Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәренә килде
安倍首相と握手するミンニハノフ大統領

2018年10月7日付 Tatar-inform


Эш сәфәре ике көн - 7-8 октябрьдә дәвам итәчәк.

実務訪問は107-8日の二日間行われる。


Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәренә килде. Эш сәфәре кысаларында ул Япониянең Киото, Кобе, Канадзава шәһәрләрендә булачак.

今日、タタールスタン共和国のルスタム・ミンニハノフ大統領が実務訪問で来日した。実務訪問で大統領は京都・神戸・金沢を訪問する。


Эш сәфәренең төп максаты – «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (STS-форум) халыкара форумында катнашу. 2004 елның ноябрендә бу форумның беренче тантаналы утырышы Япониянең Киото шәһәрендә узган. 2018 елда 15 нче утырышы булачак.

実務訪問の主な目的は、「科学技術と人類の未来に関する国際フォーラム」(STSフォーラム)への参加だ。200411月にこのフォーラムの第一回の開会式が京都で行われた。今年は15回目となる。


«Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (Science and Technology in Society) форумы фән һәм техника куллану юлы белән дөньяда барлыкка килүче проблемаларны хәл итәрлек формаль булмаган нигездә ачык дискуссияләр мәйданчыгы буларак оештырылган.

「科学技術と人類の未来に関する国際フォーラム」(Science and Technology in Society) は、科学と技術の利用によって、世界で生じている諸問題を解決できるような、非公式のオープンな議論の場として発案された。


Рөстәм Миңнеханов «Тотрыклы үсеш» пленар сессиясендә катнашачак.

ルスタム・ミンニハノフ大統領は、「持続可能な発展」という全体会議に参加する予定だ。


Япониягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшүләр уздырачак, шул исәптән Исикава префектурасы губернаторы Масанори Танимото, Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән дә очрашулар булачак.

日本への実務訪問の一環で、タタールスタン大統領は複数の実務会談を行う予定で、谷本正憲・石川県知事、長谷川榮一・内閣総理大臣補佐官との会談も予定されている


Рөстәм Миңнеханов шулай ук RIKEN биомедицина кластерында, Хокусё заводында (конвеер һәм сортларга аеру җайланмалары җитештерү) булырга, Татарстан-Япония эшлеке форумында катнашырга ниятли.

ルスタム・ミンニハノフ大統領はまた、(神戸の)理研医療産業都市、(金沢の)ホクショーの工場(コンベヤや仕分け装置の生産工場)への訪問や、タタールスタン・日本実務フォーラムへの参加を予定している。


Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар.

タタールスタン訪問団には、タタールスタン共和国の副首相で情報技術・通信相のロマン・シャイヘッディノフ氏、タタールスタン共和国副首相のライラ・ファズリイェワ氏、タタールスタン共和国大統領の国際問題アドバイザーのラディック・ギマッディノフ氏、タタールスタン共和国投資振興庁の長官であるタリヤ・ミンヌッリナ氏などが含まれる。


訳者:boltwatts



Рөстәм Миңнеханов Киото шәһәрендә “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” форумында катнашты

タタールスタン大統領、京都で行われたSTSフォーラムに参加


Рөстәм Миңнеханов Киото шәһәрендә “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” форумында катнашты


2018年10月7日付 Tatar-inform


Форум 15нче тапкыр дөньяның 150 иленнән, шул исәптән Россиядән, 1,5 меңнән артык галимне, эшкуарны, сәяси һәм җәмгыять эшлеклесен җыя.

今年で15回目のフォーラムにはロシアを含む150の国から1500人以上の学者・実業家・政治家・社会活動家が参加した。


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониядә “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” (STS-форум) еллык халыкара форумын ачу тантанасында катнашты. Чара Киото шәһәренең халыкара конференц-үзәгендә узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

タタールスタン共和国のルスタム・ミンニハノフ大統領は、日本で行われた「科学技術と人類の未来に関する国際フォーラム」(STSフォーラム)の開会式に参加した。開会式は京都国際会館で行われた。これについて、タタールスタン大統領の広報部が伝えた。


Бу форум 15нче тапкыр дөньяның 150 иленнән, шул исәптән Россиядән, 1,5 меңнән артык галимне, эшкуарны, сәяси һәм җәмгыять эшлеклесен җыя.

今年で15回目のこのフォーラムには、ロシアを含む150の国から1500人以上の学者・実業家・政治家・社会活動家が参加した。


Тантанада, бу халыкара конференциягә нигез салучы Кодзи Омидан тыш, Япония Премьер-министры Синдзо Абэ катнашты. Россия делегациясен Россия Икътисади үсеш министры Максим Орешкин җитәкли.

開会式には、この国際フォーラムの発案者の尾身幸次理事長のほか、安倍晋三首相も参加した。ロシア訪問団はマクスィム・オレシュキン経済発展相が率いる。


Сәламләү сүзендә Максим Орешкин, фән һәм технологияләр Россия белән Японияне тоташтыручы күпер ролен уйнарга тиеш, дип белдерде.

マクスィム・オレシュキン氏はスピーチで、科学と技術は日露をつなぐ懸け橋となるべきだと述べた。


"Фән һәм технологияләр үсеше – илебезнең илкүләм өстенлеге һәм без технологик хезмәттәшлеккә ачык. Мин, Президентның Россия-Япония мөнәсәбәтләрен үстерү буенча махсус илчесе буларак, фән һәм технологияләр Россия белән Японияне тоташтыручы күпер булуын тәэмин итү өчен барлык мөмкинлекләрне файдаланачакмын", - диде ул.

「学問と技術の発展は、我が国の国レベルの優先事項で、私たちは技術協力に門戸を開いています。私は、(ロシア)大統領の日露関係深化のための大使として、科学と技術が日露をつなぐ懸け橋になることを保障するため、あらゆる可能性を利用していきます」と彼は話した。


Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белдерүенчә, ул якындагы өч елда – үзенең премьерлык срогы чорында – илдә инновацияләр үсешенә мөмкин кадәр нык игътибар итәчәк.

安倍晋三首相は、自身の残りの任期の3年間に、日本におけるイノベーションの振興に最大限努力するとした。


“Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” форумы 2018 елның 7-9 октябре көннәрендә эшләячәк. Бу көннәрдә халыкара экспертлар “Геномны редакцияләү”, “Яңа транспорт системалары”, “Сәламәт картаю һәм профилактик медицина”, “Ясалма интеллект һәм җәмгыять”, “Кибериминлек” һәм башка темалар буенча фикер алышачак.

「科学技術と人類の未来に関する国際フォーラム」は2018107-9日にわたって行われる。この期間に世界の専門家らは「ゲノム編集」、「新しい交通システム」、「健康長寿と予防医療」、「人工知能と社会」、「サイバーセキュリティ」などのテーマで議論を行う。

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Японию

Форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук “Тотрыклы үсеш” пленар сессиясендә дә катнашты.

フォーラムの中でタタールスタン大統領は、「持続可能な発展」という全体会議にも参加した。


訳者:boltwatts


Рөстәм Миңнеханов Япониядә эмигрант мөселманнар нигез салган мәчеттә булган

タタールスタン大統領、神戸モスクを訪問

Рөстәм Миңнеханов Япониядә эмигрант мөселманнар нигез салган мәчеттә булган


2018年10月7日付 Tatar-inform


Узган гасыр башында нигез салынган мәчетнең нигезе һәм корылмалары җир тетрәүләргә бирешмәгән, һәм ул бүген дә эшли.

20世紀初頭に建てられたモスクの基礎と建物は地震に負けず、今日も使われている。


Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында Кобе шәһәрендәге тарихи мәчеттә булды. Төрки-татар мәчете биредә 1935 елда Пакъстан мөселман коммерсантлары (ул чорда мөселман Һиндстаны) һәм Кобе шәһәренең төрки-татар җәмгыяте акчасына төзелгән. Бу хакта Президентның матбугат үзәге хәбәр итә.

今日、タタールスタンノルスタム・ミンニハノフ大統領は日本への実務訪問の一環で、神戸にある歴史的モスクを訪問した。トルコ・タタールのモスクはここに、1935年にパキスタン(当時はムスリム・インド)のムスリム実業家らと神戸のトルコ・タタールのコミュニティの出資で建てられた。これについて、タタールスタン大統領広報部が伝えた。


Бу - Япониядә беренче төзелгән мәчет һәм илдә исламны башка диннәр белән бер дәрәҗәгә куюны символлаштыра. Мәчетнең соңгы татар имамы Хөсәен Килки булган. Бүген аның хатыны һәм улының гаиләсе Кобе шәһәрендә яши. Алар - шәһәрдә төрки-татар эмиграциясенең соңгы вәкилләре.

これは日本初のモスクで、日本でイスラムが他の宗教と肩を並べていることの象徴となっている。モスクの最後のタタール人イマームはフサイン・キルキ氏であった。現在は、彼の妻と息子の家族が神戸に住んでいる。彼らは、神戸に住む最後のトルコ・タタール移民である。


Бүген мәчет имамы - Бөекбритания гражданы, милләте буенча ул - пакъстанлы. Мәчеткә туристлар йөри.

現在のイマームは、イギリス国籍のパキスタン人だ。モスクには観光客も訪れる。




Мәчеттә Рөстәм Миңнехановка экскурсия оештырдылар, тарихи фотографияләр күрсәттеләр. Аерым алганда, 1995 елда булган җир тетрәвеннән соң, бердәнбер җимерелми калган бина шул мәчет була.

大統領はモスクを案内され、歴史的な写真を見た。特に、1995年の地震で唯一崩れなかったのが、このモスクであった。


Рөстәм Миңнеханов мәчетне карап чыкты, намаз укыды. Ахырда ТР Президенты Кобе мәчетенә ике басма Коръән бүләк итте.

大統領はモスクを見学し、礼拝をおこなった。最後に大統領は、神戸モスクに二冊のコーランを贈った


Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе бүген һәм иртәгә - эшлекле сәфәр белән Япониядә.

ルスタム・ミンニハノフ大統領率いるタタールスタン訪問団は今日と明日、実務訪問で日本に滞在する。


訳者:boltwatts


Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән очрашуда катнашты

タタールスタン大統領、安倍首相との会談に参加

Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән очрашуда катнашты


2018年10月7日付 Tatar-inform


Россия делегациясе составындагы очрашу “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” (STS-форум) халыкара форумы ачылыр алдыннан узды.

ロシア訪問団としての会談は、STSフォーラム開会前に行われた。


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында Россия Икътисади үсеш министры Максим Орешкинның Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән очрашуында катнашты. Очрашу “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” (STS-форум) халыкара форумы ачылыр алдыннан узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

タタールスタンのルスタム・ミンニハノフ大統領は日本への実務訪問の一環で、ロシアのマクスィム・オレシュキン経済発展相と安倍首相の会談に参加した。会談は、STSフォーラム開会前に行われた。これについて、タタールスタン大統領広報部が伝えた。


Очрашуда Япония ягыннан – Япония Премьер-министры киңәшчесе Эйити Хасегава, Россия ягыннан – “Роснано” ААҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайс, Россия Президенты каршындагы Икътисади совет әгъзасы, “Эшлекле Россия” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәистәше Алексей Репик катнашты.

会談で日本側からは、長谷川榮一・内閣総理大臣補佐官、ロシア側からは株式会社ロスナノの代表取締役アナトリー・チュバイス氏、ロシア大統領管轄の経済評議会のメンバーで、全ロシア社会団体「ビジネス・ロシア」の共同議長アレクセイ・レピック氏が参加した。


Яклар икътисад өлкәсендәге ике яклы мәсьәләләр, шулай ук халыкара проблемалар турында фикер алышты.

両者は経済分野での二国間問題や、国際問題に関して意見交換した。


訳者:boltwatts



Рөстәм Миңнеханов Япониянең “Рикен” институты белән хезмәттәшлекне көчәйтергә тәкъдим итте

タタールスタン大統領、理研との協力関係強化を提案

Рөстәм Миңнеханов Япониянең “Рикен” институты белән хезмәттәшлекне көчәйтергә тәкъдим итте


2018年10月7日付 Tatar-inform


“Рикен” институты белән Казанның "Эйдос-Медицина" компаниясе хирургик операцияләрне репетицияләү системасын эшләү буенча уртак проектны гамәлгә ашыра.

理研とカザンのエンドス・メディツィナ社は、外科手術練習システム開発に関する共同プロジェクトを行っている。


Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында Кобе шәһәрендәге “Рикен” эре физик-химик тикшеренүләр институтында булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

今日、タタールスタンのルスタム・ミンニハノフ大統領は日本への実務訪問の一環で、神戸にある理研物理化学研究所を訪問した。これについて、タタールスタン大統領広報部が伝えた。


“Рикен” (япон телендә Рикагаку Кенкюшо - физик-химия тикшеренүләр институты) – Япониянең 1917 елда нигез салынган эре табигать фәннәре институты. Хәзерге вакытта ул бәйсез фәнни оешма, төрле илләрдән 3000нән артык фәнни хезмәткәрне берләштерә. “Рикен” физика, химия, биология, медицина, техник һәм компьютер фәннәре өлкәләрендә тикшеренүләр уздыра.

理研(理化学研究所)は、1917年に創立された巨大な自然科学研究所。現在は独立した科学機関で、様々な国からの3000人以上の研究者を擁する。理研は物理・化学・生物・医療・技術・コンピューターといった分野で研究を行っている。


Университет вәкилләре Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары өчен “Рикен” университетының Динамик биосистемаларны тикшеренүнең фәнни үзәге (BDR) эше турында сөйләделәр һәм регенератив медицина буенча фәнни тикшеренүләрне тәкъдим иттеләр.

理研の担当者らは、タタールスタン訪問団のメンバーのために、理研の生命機能科学研究センター (BDR) の仕事について話し、再生医療における研究を紹介した。


Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары регенератив медицина лабораториясен карап чыктылар, анда аларга, күзнең 3-d тукымасын кулланып, ремоделизация технологиясен күрсәттеләр.

再生医療研究室を見学したルスタム・ミンニハノフ大統領とタタールスタン訪問団のメンバーには、目の3D組織を使ったリモデリング技術が紹介された。


Татарстан Республикасы - Казан федераль университетының стратегик партнеры булган “Рикен” институты белән актив хезмәттәшлек итә. Моннан тыш, 2015 елның октябреннән “Рикен” институты һәм Казанның "Эйдос-Медицина" компаниясе хирургик операцияләрне репетицияләү системасын эшләү буенча уртак проектны гамәлгә ашыралар.

タタールスタン共和国は、カザン連邦大学の戦略的パートナーである理研と活発な協力を行っている。他に、201510月以来、理研とカザンのエイドス・メディツィナ社が外科手術練習システムの開発に関して共同プロジェクトを行っている。

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Японию

Рөстәм Миңнеханов уртак тикшеренүләр алып бару, стажировкалар оештыру һәм башка өлкәләрдә уртак тикшеренүләр буенча хезмәттәшлекне киңәйтергә тәкъдим итте.

ルスタム・ミンニハノフ大統領は、共同研究や研修の実施、他分野での共同研究に関する協力関係拡大を提案した。


Татарстан Президентын “Рикен” университетының башкарма директоры Шигераки Като, “Рикен” институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, КФУның “Экстремаль биология” лабораториясе мөдире Олег Гусев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм башкалар озата йөрде.

タタールスタン大統領を、理研の加藤氏、理研の研究員でカザン連邦大学の「エクストリーム・バイオロジー」研究室長のオレグ・グセフ氏、タタールスタン共和国副首相のライラ・ファズルイェワ氏、タタールスタン共和国大統領の国際問題アドバイザーのラディック・ギマッディノフ氏、タタールスタン共和国健康相のマラット・サディコフ氏などが引き連れた。


訳者:boltwatts


ブログランキングに参加中です。
どちらかのバナーをクリックして、私たちの応援をよろしくお願いいたします!
そのほか、素敵なロシア・中央アジア情報にも出会えるかも?

にほんブログ村 海外生活ブログ ロシア情報へ にほんブログ村 海外生活ブログ 中央アジア情報へ


0 件のコメント:

コメントを投稿