2018年10月9日火曜日

【ニュース】タタールスタン大統領、金沢を訪問

Рөстәм Миңнеханов Япониядәге Кэнрокуэн паркын һәм Канадзава замогы паркын югары бәяләде

タタールスタン大統領、兼六園と金沢城公園を高評価


Рөстәм Миңнеханов Япониядәге Кэнрокуэн паркын һәм Канадзава замогы паркын югары бәяләде


2018108日付 Tatar-inform


Кэнрокуэн паркы - Япониядәге иң күренекле өч паркның берсе һәм Канадзава шәһәренең иң зур паркы.

兼六園は日本三名園のひとつで、金沢市最大の公園だ。


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Япониядә эш сәфәре вакытында Кэнрокуэн паркын һәм Канадзава замогы паркын карады һәм оештырылу дәрәҗәсен югары бәяләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

タタールスタンのルスタム・ミンニハノフ大統領は今日、日本への実務訪問の一環で、兼六園と金沢城公園を視察し、(公園の)運営・管理水準を高く評価した。これについて、タタールスタン大統領広報部が伝えた。


Кэнрокуэн паркы - Япониядәге иң күренекле өч паркның берсе һәм Канадзава шәһәренең иң зур паркы. Кэнрокуэн - алты яхшылык бакчасы. Башта ул Канадзава замогы паркы булган, аның тарихы 1875 елдан башлана. Парк мәйданы - 114 436,65 кв. метр, анда 8750 агач үсә, 183 төр чәчәк һәм башка үсемлекләр, шулай ук шарлавыклар, инешләр, күперләр бар. Паркның танылган объектлары - борынгы фонтан һәм чәй йорты.

兼六園は、日本三名園のひとつで、金沢市最大の公園だ。兼六園は、「6つを兼ね備えた庭」という意味だ。その歴史は金沢城公園の一部として、1875年に始まった。公園の面積は114436.65平方メートル、8750本の木が茂り、183種の花や植物や、池、小川、橋がある。公園の有名な構造物は、古い噴水と茶屋だ。

Рабочая поездка Президента РТ Р.Н.Минниханова в Канадзаву

ТР Президенты төп аллеяне карады. "Япон чәй йорты" мәйданында булды һәм паркның башка зоналары белән дә танышып, аның оештырылу дәрәҗәсен югары бәяләде.

タタールスタン大統領はメインの庭を視察したほか、日本茶屋や公園の他のゾーンも訪れ、その運営・管理水準を高く評価した。


Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Канадзава замогында булды. XVIII гасыр замогында 1989 елга кадәр университет урнашкан булган. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында замокта Япония император армиясенең штаб-квартирасы булган. Бүген замок җәмәгатьчелек өчен ачык.

その後、ルスタム・ミンニハノフ大統領は、金沢城を訪れた。18世紀の城には1989年まで大学があった。第二次世界大戦時に城は軍の司令部がおかれた。現在、城は公園となっている。

Рабочая поездка Президента РТ Р.Н.Минниханова в Канадзаву

Замок паркына Кэнрокуэн паркы кушыла. Ул - шәһәрдә популярлыгы буенча икенче булган парк. 

城公園には兼六園が付属している。この公園は、金沢で二番目に人気の公園だ。


訳者:boltwatts
原文:https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/08/173031/




Рөстәм Миңнеханов Хокусё заводында сортларга аеру җайланмаларын җитештерү белән танышты

タタールスタン大統領、ホクショーの工場で仕分け装置の生産を視察


2018108日付 Tatar-inform


Хокусё (Hokusho) компаниясенә 1952 елның 8 декабрендә нигез салынган.

ホクショー社は1952128日に設立された。


Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә (Канадзава шәһәре) эш сәфәре кысаларында Хокусё заводында конвейер һәм сортларга аеру җайланмаларын җитештерү белән танышты. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

今日、タタールスタンのルスタム・ミンニハノフ大統領は、日本への実務訪問の一環で、ホクショーの工場でコンベアと仕分け装置の生産を視察した。これについて、タタールスタン大統領広報部が伝えた。


Хокусё (Hokusho) компаниясенә 1952 елның 8 декабрендә нигез салынган. Фирма конвейерлар, сортларга аеру машиналары һәм лифтлар җитештерә. Моннан тыш, компания продукциянең сыйфатын тикшерү өчен махсус җайланмалар, әзер продукцияне төрүче роботлар эшләп чыгара.

ホクショー社は1952128日に設立された。この会社はコンベア、仕分け装置、エレベーターを生産している。他に、製品の品質検査用の装置や、完成した製品を包装するロボットの生産も行っている。


Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары заводның җитештерү куәтләре, конвейер һәм сортларга аеру машиналары эше белән танышты.

ルスタム・ミンニハノフ大統領とタタールスタン使節団のメンバーは、工場の生産力やコンベアーと仕分け装置の稼働の様子を視察した。


訳者:boltwatts
原文:https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/08/173035/




Рөстәм Миңнеханов Япониянең Исикава провинциясе губернаторына килешү төзергә тәкъдим итте

タタールスタン大統領、石川県知事に協定締結を提案

Рөстәм Миңнеханов Япониянең Исикава провинциясе губернаторына килешү төзергә тәкъдим итте


2018108日付 Tatar-inform


Татарстан һәм Исикава арасында бизнес-делегацияләр алмашу Россия-Япония багланышларына яңа үсеш юнәлешләре бирергә тиеш.

タタールスタン・石川県間でのビジネス使節団の相互派遣は、日露関係の新たな発展の方向性を与えるに違いない。


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Исикава провинциясе губернаторы Масанори Танимотога төбәкара килешү төзергә һәм бизнес-делегацияләрне алмашуны җайга салырга тәкъдим итте. Бу исә яңа үсеш юнәлешләре бирергә тиеш. Шуның белән Япония һәм Россиягә төбәк дәрәҗәсендә илләрнең конструктив эшлекле багланышлар төзү мөмкинлеген күрсәтеп була.

タタールスタンのルスタム・ミンニハノフ大統領は、石川県の谷本正憲知事に、地域間協定締結と、ビジネス使節団の相互派遣を提案した。これは、新しい成長の方向性を与えるに違いない。これによって日露両国に、地域レベルで建設的な実務関係構築が可能であることを示すことができる。


Татарстан лидеры эшлекле сәфәр белән Япониядә.

タタールスタン大統領は、実務訪問で日本を訪れている。

Рабочая поездка Президента РТ Р.Н.Минниханова в Канадзаву

Ул Канадзава шәһәрендә “Татарстан-Япония” бизнес-форумында катнаша. Бүген Рөстәм Миңнехановның Исикава префектурасы губернаторы Масанори Танимото белән сөйләшүе узды.

大統領は金沢で行われている「タタールスタン・日本ビジネスフォーラム」に参加している。今日は、ルスタム・ミンニハノフ大統領と石川県の谷本正憲知事との会談が行われた。


“Безнең төбәкләр бизнес-делегацияләрне алмашуны оештырып, килешү төзи алыр иде. Бу Россия-Япония багланышларына яңа үсеш юнәлешләре бирер иде дип саныйм. Без төбәк дәрәҗәсендә ничек хезмәттәшлек итәргә кирәклеген күрсәтә алыр идек”, - дип тәкъдим итте Татарстан Президенты.

「我々の地域はビジネス使節団の相互派遣を行い、協定を締結できるでしょう。これは、日露関係に新たな成長の方向性を与えると思います。私たちは地域レベルでどのように協力する必要があるかを示すことができるでしょう」と大統領は提案した。


Бизнес өлкәсендәге багланышларны үстерүдән тыш, яклар хезмәттәшлекнең башка перспективалы юнәлешләре: фән, мәгариф, мәдәният, туризм мәсьәләләрендә фикер алышты.

ビジネス分野での関係強化のほか、両者は協力関係の他の有望な分野である学術・文化・観光の問題に関しても意見交換した。


訳者:boltwatts
原文:https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/08/173046/



Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Япония эшкуарлары белән хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер

タタールスタン大統領:「タタールスタンは日本の実業家との協力拡大の準備ができている」

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Япония эшкуарлары белән хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер


2018108日付 Tatar-inform


Татарстан делегациясе Япониянең Канадзава шәһәрендә узган «Татарстан-Япония» бизнес-форумында катнашты.

タタールスタン使節団は金沢で行われた「タタールスタン・日本ビジネスフォーラム」に参加した。


Татарстан Республикасы тышкы икътисади хезмәттәшлекне актив рәвештә үстерә һәм Япония бизнесы вәкилләре, Исикава префектурасы белән хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Канадзава шәһәрендә узган «Татарстан-Япония» бизнес-форумы кысаларында шул хакта сөйләде. Бу турыда республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

タタールスタン共和国は外国との経済関係を活発に強化しており、日本のビジネスマンらや石川県との協力関係拡大の準備ができている。今日、タタールスタンのルスタム・ミンニハノフ大統領は、金沢で行われた「タタールスタン・日本ビジネスフォーラム」で上のように述べた。これについて、タタールスタン大統領広報部が伝えた。


Бу көннәрдә Рөстәм Миңнеханов Япониядә эшлекле сәфәрдә.

ここ数日、ルスタム・ミンニハノフ大統領は、日本への実務訪問中だ。


Татарстанда Япония партнерлары белән хезмәттәшлек итүдә яхшы тәҗрибә тупланган, диде Миңнеханов. Ул «Мицубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц» компанияләре тарафыннан ачылган минераль ашламалар җитештерү буенча «Аммоний» заводын мисал итеп китерде.

タタールスタンでは日本のパートナーとの協力に関して素晴らしい経験が蓄積された、とミンニハノフ大統領は述べた。大統領は、三菱重工と双日によって開設された、ミネラル肥料を生産する工場「アンモニー」を例に挙げた。


Япония компанияләренең технологияләре һәм капиталы нефть химиясе производстволары төзелешендә, сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгын үстерүдә, республиканы мәгълүматлаштыруда да кулланылды, диде республика башлыгы.

日本企業の技術や資本は、石油化学工場の建設、保健や農業の発展、共和国の情報化に使われた、と大統領は述べた。


Моннан тыш, республика Россия һәм Көнчыгыш Европа белән сәүдә итү буенча Япония Ассоциациясе (РОТОБО) һәм тышкы сәүдәне үстерү буенча Япония оешмасы (ДЖЕТРО) белән дә хезмәттәшлек итә.

この他に、タタールスタンはロシアや東欧との通商において、日本のロシア・NIS貿易会 (ROTOBO) や、貿易振興において日本貿易振興機構 (JETRO) とも協力している。


Рөстәм Миңнеханов шулай ук студентлар алмашуны активлаштырырга, мәдәният, фән, мәгариф, туризм өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерергә кирәк, дип искәртте.

ルスタム・ミンニハノフ大統領はまた、交換留学の活発化、文化・学術・教育・観光と言った分野での協力を強化する必要があるとした。


訳者:boltwatts
原文:https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/08/173039/




Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе белән очрашты

タタールスタン大統領、長谷川首相補佐官と会談

Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе белән очрашты


2018108日付 Tatar-inform


Татарстан Президентының Эйити Хасэгава белән очрашуы “Татарстан-Япония” бизнес-форумы алдыннан узды.

タタールスタン大統領と長谷川榮一首相補佐官との会談は、「タタールスタン・日本ビジネスフォーラム」の前に行われた。


Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эшлекле сәфәр барышында Канадзава шәһәрендә Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

今日、タタールスタンのルスタム・ミンニハノフ大統領は、日本への実務訪問の一環で、金沢で長谷川榮一首相補佐官と会談した。これについて、タタールスタン大統領広報部が伝えた。


Очрашу Kanazawa New Grand Hotel кунакханәсе конференция залында “Татарстан-Япония” бизнес-форумы алдыннан узды.

会談は金沢のNew Grand Hotelの会議ホールで、「タタールスタン・日本ビジネスフォーラム」の前に行われた。


Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясе составында медицина юнәлешендә зур төркем булуын әйтте. Ул Казан федераль университетының Канадзава Университеты һәм “Рикен” физика-химия тикшеренүләр институты белән уңышлы хезмәттәшлек итүен җиткерде.

ルスタム・ミンニハノフ大統領は、タタールスタン使節団に医療関係者の大きなグループが含まれていると述べた。大統領は、カザン連邦大学の金沢大学および理研との協力がうまくいっていることを伝えた。


Татарстан Президенты Эйити Хасэгаваны яңадан безнең республикага килергә чакырды һәм Татарстан-Япония уртак проектлары үсешендә ярдәм итүенә ышанычы булуын әйтте.

タタールスタン大統領は長谷川榮一首相補佐官に、再びタタールスタンを訪問するよう呼び掛け、タタールスタン・日本間の共同プロジェクト発展に努力して頂けると信じていると述べた。


訳者:boltwatts
原文:https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/08/173053/


ブログランキングに参加中です。
どちらかのバナーをクリックして、私たちの応援をよろしくお願いいたします!
そのほか、素敵なロシア・中央アジア情報にも出会えるかも?

にほんブログ村 海外生活ブログ ロシア情報へ にほんブログ村 海外生活ブログ 中央アジア情報へ

0 件のコメント:

コメントを投稿