2018年8月16日付 Азатлык
радиосы
121 оешма һәм милли үзәк
имзалаган бу уртак белдерүдә милли телләрне ихтыяри укыту кануны тәнкыйтьләнә,
Русиядәге сәясәтнең ассимиляция юнәлешенә юл алуына борчылу белдерелә. Телләр
турында канун Конститция мәхкәмәсе тарафыннан кире кагылырга тиеш диелә белдерүдә.
121の団体と民族センターが署名したこの共同声明では、(先日ロシアで承認された)民族語の教育を任意にする法律を批判し、ロシアの政策が同化の方向に向かっていることに対する懸念が表明された。この法律は憲法裁判所によって廃止されなければならないと声明では述べられている。
Төркиянең
121 милли оешмасы, җирле мәдәни үзәкләр Русиядә милли телләрне укыту турында
кабул ителгән канунны тәнкыйтьләп, уртак белдерү чыгарды. Мөрәҗәгатьне
имзалаган оешмалар арасында Искешәһәр татарлары оешмасы да бар. Бу хакта Кырым
хәбәр агентлыгы хәбәр итә һәм белдерүнең текстын да тәкъдим итә.
トルコの121の団体と地元の文化センターは、(先日承認された)ロシアでの民族語の教育に関する法律を批判し、共同声明を出した。これに署名した団体の中には、エスキシェヒル・タタール人の団体も含まれる(訳者注:アンカラの西にある都市エスキシェヒルにはタタール人が多く住む)。これについてクリミアの通信社が報じ、声明のテキストも公開した。
Белдерүдә
урыс теленең болай да рәсми статуска ия булып, ана теле буларак өйрәнелә алуы
башка милли телләргә басым буларак бәяләнә. Русия хакимияте мондый юлның
зарардан тыш бернинди башка нәтиҗә бирмәячәген аңларга тиеш, аерым иҗтимагый
сегментлар моны милли үзаңга, яшәешкә һөҗүм буларак кына бәяләячәк, диләр
мөрәҗәгать авторлары.
声明は、ロシア語がただでさえ公的地位を持っていながら母語としても学習できることを、他の民族語に対する圧力とみなしている。ロシア政府はこのような方法が、害以外の何の結果ももたらさないことを理解しなければならず、特定の社会区分はこれを民族意識と民族生活への攻撃としかみなさないと、声明の作成者らは言う。
"Соңгы
елларда Русия сәясәтендә ассимиляция юнәлеше хакимлек итә башлавын борчылу
белән күзәтәбез. Бер телнең юкка чыгуы - кешелек алдында ил өчен зур
хурлык", диелә хатта һәм туган телләрне укыту турында канун Конституция
мәхкәмәсе тарафыннан кире кагылырга тиеш, диелә.
「近年、ロシアの政策において同化の方向性が幅を利かせ始めたことを、我々は懸念を持って注視している。一つの言語の消滅は、人道の前で国にとって大きな恥である」と声明文には書かれており、母語教育に関する法律は憲法裁判所によって廃止されなければならないと述べられている。
Мөрәҗәгать
Русиядәге халыкларның телләрен саклау юлында барлык хокукый механизмнарны һәм
гражданлык платформаларын кулланырга чакыра. Әлеге оешмалар үзләре дә Берләшкән
Милләтләр Оешмасы, Европа Берлеге кебек оешмаларны бу процесска җәлеп итү
ниятен белдерә.
声明は、ロシア諸民族の言語を守るために、全ての法的仕組みと民間プラットフォームの活用を呼び掛けている。(声明に署名した)団体は、国連やEUのような組織もこのプロセスに呼び込む意図があることを明かした。
Шул
ук вакытта, мөрәҗәгать авторлары эшнең нинди дә булса илгә каршы оешмаганын,
халыкара низаг тудыру нияте булмавын да ассызыклый. Мөрәҗәгатьне юллауны алар
милли телләрнең халәте турында борчылу белән аңлата.
同時に声明作成者らは、これがいかなる国に対しても行われていないこと、国際紛争を生み出す意図がないことも強調している。声明発表の理由を彼らは、民族語の現状への懸念であると説明している。
<これまでの経緯>
25
июль көнне Русия думасы туган телләрне ихтыяри укыту канунын кабул итте.
Канунга ярашлы, республикаларның дәүләт телләрен укыту мәҗбүри булмаячак. Туган
тел фәне мәҗбүри булган уку планнары булачак, ләкин туган тел буларак урыс
телен дә сайлап булачак. Русия президенты да канунны имзалады.
7月25日にロシア国会は母語教育を任意にする法案を承認した。法律に従い、ロシアの共和国の国家語は必修でなくなる。「母語」という科目が必修の学習計画ができるが、母語としてロシア語も選択できる。ロシアのプーチン大統領は法案に署名した。
Әлеге
канунга Европа телчеләре каршы чыкты. "Канун телләрнең хәлен тагын да
начарайтмыйча, асаба халыкларның телләрен яклау чаралары тәкъдим ителер дип
уйларга нигез юк", диделәр алар.
この法律にはヨーロッパの学者も反対した。「この法律が諸言語の状況をさらに悪化させず、先住民の言語を守る方策が取られると考える根拠はない」と彼らは述べた。
Төньяк
Осетиядә яшәүче галим Тамерлан Камболов Русия халыклары телләрен яклауны сорап
Берләшкән милләтләр оешмасына мөрәҗәгать язган. Андый ук мөрәҗәгать белән татар
җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова да чыкты.
北オセチア共和国の学者タメルラン・カンボロフ氏はロシア諸民族の言語保護を求めて国連に書簡を送った。同様の書簡を、タタール人社会活動家で作家のファウズィヤ・バイラモワ氏も送った。
訳者注:ロシアにはタタール人やバシキール人など、トルコ人と同じくチュルク系に属する少数民族が多く居住している。一方、トルコも国内にクルド人など多くの少数民族を抱えるが、学校での教授言語はトルコ語のみであり、少数言語は科目として学ぶこともできない。
訳者:boltwatts
ブログランキングに参加中です。
どちらかのバナーをクリックして、私たちの応援をよろしくお願いいたします!
そのほか、素敵なロシア・中央アジア情報にも出会えるかも?
そのほか、素敵なロシア・中央アジア情報にも出会えるかも?
0 件のコメント:
コメントを投稿