2018年7月25日付 Азатлык радиосы
Русия думасы
канунны өченче укылышта кабул итте, икенче укылыш белән текст аермасы юк
диярлек. Алга таба канунны Федерация шурасы расларга һәм Русия президенты
имзаларга тиеш.
ロシア国会は法案を第三回の読会で承認した。第二回読会時とは文章の違いはないに等しい。今後、法を連邦会議が承認し、ロシア大統領が署名する見通しだ。
25
июль көнне Русия думасы туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны өченче
(соңгы) укылышта кабул итте. Алга таба ул Федерация шурасына раслауга
җибәреләчәк, шуннан соң канунны Русия президенты имзаларга тиеш. Канун рәсми
медиа чарасында бастырганнан соң гамәлгә керә.
7月25日にロシア国会は母語教育を選択制にする法案を第三回(最終)読会で承認した。今後、これは連邦会議に送られ、その後ロシア大統領が署名することになる。法は官報掲載後に有効となる。
Депутат
Гаджимет Сафаралиев элек "туган булмаган телләрне мәҗбүри
укытканнар", хәзер исә өйрәнү өчен телне һәм укыту телен ата-аналар үзләре
сайлый алачак дип аңлатты һәм "канун барлык якларның теләген исәпкә
алыну" сәбәпле, аңа тавыш бирергә чакырды. ЛДПР депутаты Андрей Чернышев
"элек уку материаллары һәм дәреслекләр җитмәве" турында сөйләде, ул
аеруча элек кайбер төбәкләрдә "арттырулар" һәм "урыс телен
җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнү мөмкинлеге булмавы"на басым ясады.
ガジメット・サファラリエフ国会議員は、以前は母語でない言語を無理やり教えていたが、現在は学ぶ言語と教授言語を両親が自分たちで選べる、と説明し、法は全方面の要望を考慮しているため、投票するよう呼び掛けた。自民党のアンドレイ・チェルヌィシェフ国会議員は、以前、教材が足りなかったことについて話し、彼は特に、以前一部の地方で(少数言語の授業数)増加とロシア語を十分学ぶことができなかったことを強調した。
КПРФ
депутаты Олег Смолин "кайбер республикалардан туган тел булмаган телләрне
көчләп укыту турында" күпләп моң-зарлар килүен әйтте. "Без туган
телләрне ирекле сайлау нигезендә өйрәнү мөмкинлекләрен киңәйтергә тиеш",
дип белдерде ул.
共産党のオレグ・スモリン国会議員は、一部の共和国で母語でない言語を無理やり教えることについて多くの苦情が来ていることを述べた。「我々は母語を自由に選んで学ぶ可能性を広げなければならない」と述べた。
Өченче
укылышта канунны хуплап 388 депутат тавыш бирде. 2 депутат тавыш бирүдән
тотылып калды.
第三回読会では388人の議員が賛成票を投じ、2人の議員が棄権した。
Өченче
укылышта канун өлгесенең тексты икенче укылыштан аерылмый диярлек. Татарстаннан
Русия думасына сайланган депутат Илдар Гыйлметдинов Татар-информга "өченче
укылышта бернәрсә дә үзгәрми, бары лингвистик төзәтмәләр генә була", дип
сөйләде.
第三回読会での法案の文章は、第二回読会時と違いはないに等しい。タタールスタンからロシア国会に選ばれたイルダル・ギルメッディノフ国会議員はTatar-informに「第三回読会では何も変わらない、ただ文法的な修正だけがある」と話した。
Азатлык
элегрәк язганча, канунга ярашлы, татар телен укыту мәҗбүри булмаячак. Туган тел
фәне мәҗбүри булган уку планнары булачак, туган тел буларак урыс телен дә
сайлап булачак. Гыйлметдинов республикаларның дәүләт телләре дә кергән уку
програмы булачагын белдергән, ләкин ул шулай ук мәҗбүри булмаячак.
我々Азатлыкが以前書いたように、法に従い、タタール語教育は必修ではなくなる。母語という教科が必修となる学習計画ができる。母語としてロシア語も選べる。ギルメッディノフ議員は諸共和国の国家語も含んだ学習計画ができると述べたが、それも同様に必修ではなくなる。
<これまでの経緯>
Милли
телләрне ихтыяри укыту кануны Русия думасына 10 апрель көнне кертелде. Ул
беренче укылышта 19 июнь көнне кабул ителде, ләкин милли оешмаларның, аерым
республикаларның тәнкыйтеннән соң икенче укылышка "җитди
үзгәртеләчәк" дигән вәгъдә бирелде.
民族語教育を選択制にする法案は4月10日にロシア国会に提出された。法案は6月19日に第一回読会で承認された。しかし民族団体や一部の共和国の批判を受け、第二回読会に向け「大きく変更される」と約束された。
Русия
думасының Мәгариф һәм фән комитеты туган телләрне ихтыяри укыту кануны өлгесен
икенче укылышта кабул итәргә киңәш итте. Икенче укылышка документка 27 төзәтмә
килсә дә, аларның дүртесе генә кабул ителде, шуларның да икесе - техник
төзәтмә. Канун өлгесенә галимнәр, иҗтимагый оешмалартәкъдим иткән үзгәрешләр
кертелмәде.
ロシア国会の教育科学委員会は母語教育を選択制にする法案を第二回読会で承認するよう勧告した。第二回読会で文書には27か所の修正が出されたが、それらの4つのみが承認され、そのうち2つは技術的な修正だった。法案には、学者や社会団体が提案した修正は入れられなかった。
Татарстан
президенты вәкиле Лилия Галимова канун өлгесенең икенче укылышка үзгәртелүе
"зур прогресс" булды, "республика җитәкчелеге Русия думасы
карары белән канәгать" дип белдерде. "Безнең борчуланы
ишеттеләр", диде ул.
タタールスタン大統領代理のリリヤ・ガリモワ氏は、法案が第二回読会に向けて修正されたことが大きな進歩であった、共和国指導部はロシア国会の決定に満足だ、とし、「我々の懸念を聞いてくれた」と述べた。
訳者:boltwatts
原文:https://www.azatliq.org/a/29389361.html
ブログランキングに参加中です。
どちらかのバナーをクリックして、私たちの応援をよろしくお願いいたします!
そのほか、素敵なロシア・中央アジア情報にも出会えるかも?
そのほか、素敵なロシア・中央アジア情報にも出会えるかも?
0 件のコメント:
コメントを投稿