2018年9月4日火曜日

【ニュース】ビリャルスクの世界遺産登録は目指さず

Ларионова: "Биләрне ЮНЕСКО исемлегенә кертергә җыенмыйбыз"

Изге Биләр җирендә тарихи хәрабәләр


2018831日付 Азатлык радиосы


Биләр шәһәрчеген дөнья мирасы исемлегенә кертү уңаеннан эш алып барылмый. Бу хакта бүген Казанда узган матбугат очрашуында Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды башкарма мөдире Татьяна Ларионова әйтте.

ビリャルスク遺跡の世界遺産登録を目指した活動は行われていない。これについて今日、カザンで行われた記者会見でタタールスタンの歴史文化遺産復興基金のタチヤナ・ラリオノワ執行長が述べた。


"Бүген Татарстан ЮНЕСКО исемлегенә яңа объект кертү, яңа намзәт чыгару максатын куймый һәм бу юнәлештә эш алып бармый", диде Татьяна Ларионова.

「現在タタールスタンはユネスコの(世界遺産)リストに新しい対象を入れること、新しい候補を出すことを目標としておらず、この方向で活動は行われていません」とタチヤナ・ラリオノワ氏は述べた。


Ларионова сүзләренчә, Татарстанда дөнья мирасы объектлары Русия төбәкләре арасында иң күбе. Хәзер ЮНЕСКО конвенциясе таләпләрен үтәп, аларны сакларга кирәк. Татарстан Казан Кирмәне белән идарә итү планын ЮНЕСКОга юлларга тиеш. Ә Биләргә болай да игътибар җитәрлек дип саный Ларионова.

ラリオノワ氏によると、タタールスタンの世界遺産数はロシアの地域の中で最も多く、今はユネスコの協定の要求を実行し、それらを保護しなければならないという。タタールスタンはカザン・クレムリン管理計画をユネスコに送らなければならないが、ビリャルスクへの配慮は現状でも十分だとラリオノワ氏は考えている。


"Биләр, Сувар, Болгар – Болгар цивилизациясе музеенда күрсәтелгән. Анда саклау эшләре күптән алып барыла, бәлкем киләчәктә эшләр тагын да көчәер. Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Алексеевски районының үз тәкъдимнәре бар. Алар алга таба каралачак", диде Ларионова.

「(いずれもヴォルガ・ブルガールの都市の遺跡である)ビリャルスク、スヴァル、ボルガルに関しては、ボルガル文明博物館に展示があります。そこでは保護活動が以前から行われており、おそらく今後、活動がより活発に行われるでしょう。タタールスタン文化省と(ビリャルスクのある)アレクセエフスク郡の独自の提案があります。それらは今後検討される予定です」とラリオノワ氏は述べた。


Биләр – X-XIII гасырда Идел буе Болгар дәүләте шәһәре. XII гасырдан - аның башкаласы. Урта гасыр чорының зур шәһәрләреннән саналган, 8 миллион дүрткел метр мәйданны алып торган. 100 меңгә якын кеше яшәгән булуы ихтимал дип саный тарихчылар.

ビリャルスクは、10-13世紀のヴォルガ・ブルガールの街。12世紀からはその首都であった。中世の大都市のひとつであり、市街地は800万㎡の広さがあった。10万人近い人が住んでいた可能性があると歴史学者らは考えている。


Бүген Татарстанда өч объект ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән. Бу – Казан Кирмәне, Болгар шәһәрчеге һәм Зөя утравы.

現在、タタールスタンには3つの対象がユネスコ世界遺産に登録されている。カザン・クレムリンボルガル遺跡スヴィヤシスク島である。


Татар җәмәгатьчелеге, галимнәр Биләргә Татарстан җитәкчелегеннән игътибар юк, Зөя утравы белән Болгар гына абруйда, ә Биләр – үксез бала кебек дигән борчылуларын белдерә. Әйтик, Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты җитәкчесе Айрат Ситдыйков борынгы Биләр шәһәре булган урын һичшиксез ЮНЕСКО канаты астында булырга тиеш дигән фикердә.

タタール世論や学者らは、タタールスタン指導部がビリャルスクに配慮しておらず、スヴィヤシスクとボルガルのみがもてはやされ、ビリャルスクは孤児のようだと懸念を表明している。タタールスタン学術アカデミー考古学研究所のアイラット・スィッディコフ所長は、かつてビリャルスクの街があった場所は絶対にユネスコに登録されなければならないという考えだ。


Бу фикерне Биләр тарихының төп белгечләре булган галимнәр Әнвәр Хәйри һәм Фаяз Хуҗин да инде күптәннән әйтеп килде.

この考えは、ビリャルスク史の主要な専門家であるアンヴァル・ハイリ氏やファヤズ・フジン氏も以前から表明していた。


訳者:boltwatts
原文:https://www.azatliq.org/a/29463284.html

ブログランキングに参加中です。
どちらかのバナーをクリックして、私たちの応援をよろしくお願いいたします!
そのほか、素敵なロシア・中央アジア情報にも出会えるかも?


にほんブログ村 海外生活ブログ ロシア情報へ にほんブログ村 海外生活ブログ 中央アジア情報へ

0 件のコメント:

コメントを投稿